Яңа ел төнендә Казанда шәһәр транспорты эше 2.00 сәгатькә кадәр озайтыла
1 гыйнвар көнне күчмә состав ял көннәренә расланган графиктан 2 сәгатькә соңрак чыгачак дип планлаштырыла, әмма эш вакыты 23.00 сәгатькә кадәр озайтыла.
(KZN.RU 27 декабрь). Яңа ел төнендә Казан халкына транспорт хезмәт күрсәтү эше ял көне графигы буенча оештырыла. Бу хакта бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад, финанс, транспорт, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, яңа ел төнендә шәһәр пассажир транспорты көндезге чыгаралыштан 10% күләмендә тәэмин ителәчәк. 1 гыйнвар көнне 2.00 сәгатькә кадәр озайтыла, шул ук вакытта метрополитен эше 00:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. 1 гыйнвар көнне күчмә состав ял көннәренә расланган графиктан 2 сәгатькә соңрак чыгуы планлаштырыла, әмма эш вакыты 23.00 сәгатькә кадәр озайтыла.
“Раштуа бәйрәмендә төнге службаларын үткәрү белән бәйле җәмәгать транспорты эше 23.00 сәгатькә кадәр озайтыла. Чиркәүдәге бәйрәм службасы ахырына чиркәүгә килүчеләрне озату 7 гыйнвар көнне 1:30 сәгатькә махсус транспорт оештырып хәл ителәчәк”, - дип билгеләде Рөстәм Нигъмәтуллин. Меңъеллык мәйданына 6, 10, 10А, 15, 23, 29, 30, 91 маршрутлы автобуслар, 1 маршрутлы троллейбус киләчәк.
“Шәһәр пассажир транспорты казанлылар өчен гадәти булган режимда оештырылырга тиеш”, - дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин.