Казан балалар бакчаларына чират кимеячәк
Әлеге хәл быел ук әйбәт якка үзгәрер дип көтелә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчалары төзелешенә һәм төзекләндерүгә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин киңәшмә барышында хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Казан балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү өч юнәлештә хәл ителәчәк: төзелеп бетмәгән балалар бакчаларын төзеп бетерү (шәһәрдә андый 3 балалар бакчасы бар), яңаларын төзү (5 яңа бина төзү күз алдында тотыла). Болардан тыш, үз вакытында чит оешмаларга бирелгән 7 бина балалар бакчасына кайтарыла.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Казанда балалар бакчасы төзелеше өчен 22 мәйданчык бар. Алар, нигездә, халык яшәгән, яңа йортлар салынган Совет, Идел буе һәм Яңа Савин районнарында урнашкан.
“ТР Хөкүмәте һәм Президенты ярдәме белән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратны без быел ук киметә алабыз”, - диде Илсур Метшин.