(KZN.RU, 12 гыйнвар). Бәйрәм көннәрендә Казанда Чернышевский урамындагы Потехин йорты, Черек күлдәге Банарцев йорты Богоявленская чиркәве артында урнашкан причта йортларының берсе - барысы өч тарихи бина сүтелгән.
Бүген Казан Мэры Шәһәр Мэры шәһәр прокуроры Илдус Нәфыйков, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин катнашында кичектергесез киңәшмә үткәрде.
Шәһәр башлыгына тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча сүтелгән барлык биналар республика күләмендә әһәмиятле объектлар булып саналган һәм биналарны бетерүгә документлы хуҗалары да булган.
Шулай да, Илсур Метшин сүзләренә караганда, “шәһәр территориясендә булган һәм милек формасына, кайсы ведомствоныкы булуына карамыйча, бернәрсә дә безнең игътибардан читкә китмичә, безнең даими эш предметы булырга тиеш”. Шәһәр Мэры сүзләренә караганда, Казан прокуратурасы әлеге мәсьәләнең юридик ягын тикшереп, ситуациягә үз бәясен бирергә тиеш. (Сүтелгән Потехин йорты (Чернышевский урамы, 10\6 йорт) һәм Банарцев номерлары (Дзержинский урамы, 13 йорт) “Ершовский” күп функцияле комплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карый. Островский урамы буенча 37\5 йорта урнашкан бина “Стрела” ҖЧҖ исәбендә).
Хәзерге вакытта беренче чиратта - тарихи мирасны мөмкин булган кадәр дәрәҗәдә яңадан торгызу кирәк, дип ассызыклады шәһәр Мэры. Дәүләт тарафыннан сакланган бинага хокуклары булган барлык шәхси милекчеләр үзләренә алган йөкләмәләрне үтәргә, ягъни, биналарны торгызырга, аларны сакларга һәм төзекләндерергә тиеш булалар.
Киңәшмәдә шәһәр һәйкәлләрен саклау буенча иҗтимагый совет булдыру хакында карар кабул ителде. Бу советка дәүләт вәкилләре һәм җәмәгать эшлекләре керәчәк.