Шулай да, ел ахырына балалар бакчасы саны артыр, балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чират кимер дип көтелә. Балалар бакчасы ачылышында Шәһәр Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Кичә Башкарма комитетта Казан балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү хакында киңәшмә узды. Илсур Метшин сүзләренә караганда, шәһәрдә быел яңа өч балалар бакчасы салып бетерү, яңа биш бина төзелү каралган программа әзерләнгән. Болардан тыш, үз вакытында чит оешмаларга бирелгән җиде балалар бакчасы үз биналарына кайтарылачак.
“Яңа ел алдыннан җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 елда балалар бакчалары төзелешенә, төзекләндерүгә һәм яңадан җиһазлауга 2 миллиард сумнан артык акча бүленеп биреләчәген хәбәр итте”, - дип сөйләде Илсур Метшин.
Казанда балалар бакчасы төзелешенә һәм төзекләндерүгә күпме акча биреләсе әлегә билгеле түгел. Бу мәсьәләне Татарстан Президенты хәл итә. Әмма Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкы алдында торган әлеге әһәмиятле социаль мәсьәләне хәл итүдә республика һәм аның башлыгына ярдәм итүдә өмет белдерде.
Гомумән, республика буенча балалар бакчасына чиратта 25 мең бала исәпләнә, шуларның 17 меңе Кзаан балаларына туры килә.
Планлаштырылган төзелешне һәм төзекләндерүне, Мэр сүзләренә караганда, быел башкарып чыгарга мөмкин. “Без күбрәк тә төзи алабыз – финанслау гына булсын”, - диде Илсур Метшин.