(KZN.RU, 13 гыйнвар). Быел Казанда соципотека программасы буенча 240 мең кв.м торак төзелергә тиеш. ТР башкаласының төп ипотека төзелеш мәйданнарында булып кайтканнан күрсәтелгән санны яңгыратты.
Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торак йортлар төзелеше чикләрен киңәйтә. Хәзерге вакытта программа буенча йортлар төзелеше Киров, Идел буе, Авиатөзелеш, Һәм Совет районнарында алып барыла. Яңа күпкатлы йортлар Һади Такташ, Чистай, Актай һәм Гадел Кутуй урамнарында барлыкка киләчәк.
Һади Такташ урамы буенча салыначак йортлар рөхсәт ителмәгән төзелеш чүп-чары урынында була. Хәзер аның урынында торак йорт кына түгел, яңа балалар бакчасы да булыр дип көтелә. Бүген Казан Мэры соципотека йортлары төзелә торган төзелеш мәйданнарында оештырылган эш белән танышты. Яңа елдан төзүчеләр өч сменада эшли.
Узган елны төзелә башлаган йортларның төп проблемасы булып торакның вакытында тапшыруы кала. Глушко урамы буенча М6 микрорайонында эшчеләр җитмәве күзәтелә: йортны билгеләнгән вакыт – 15 мартка – тапшырыр өчен 300-350 эшче җәлеп итәргә кирәк. Югыйсә, хәзерг вакытта йортларда якынча 150 кеше эшли. “Кешеләр җыячакбыз”, - дип вәгъдә иттеләр шәһәр башлыгына төзүчеләр.
Быел соципотека программасы буенча 2010 елда тапшырылмаган йортларны исәпкә алып, 240 мең кв.м торак төзеп тапшыру каралган. План җиңелләрдән түгел, әмма башкарырлык, дип саный шәһәр башлыгы. Узган елдан калган йортлар 2011 елның беренче кварталында төзелеп бетәчәк, дип вәгъдә итте Илсур Метшин.