(KZN.RU, 14 гыйнвар). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Константин Васильев картиналар галереясе директоры Геннадий Пронин белән галереянең киләчәктәге язмышы хакында сөйләшү нияте белән очрашты.
Яңа елга кадәр тимер-бетон конструкцияләр заводы администрациясе Гвардия урамы буенча 61 йортта урнашкан, үз милкенә караган бинаны бушату таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Биредә 1996 елдан башлап танылган рәссамның картиналары белән танышырга мөмкин. Бинаны арендалау өчен 1 млн 600 сум бурыч җыелган.
Бүгеннән башлап, аренда түләве проблемалары сәнгать эшлекләренә кагылырга тиеш түгел, завод белән сөйләшүләрне Мэрия үз өстенә ала, дип хәбәр итте Мэр.
Очрашуда Геннадий Пронинга галереяне урнаштыру өчен өч вариант тәкъдим ителде: Киров районының Гладилов урамында, 81-нче номерлы мәктәп территориясендә, К.Маркс урамы буенча 63 йортта һәм Һ.Такташ урамындагы 117 йортта. Һәр урынның үз өстенлекләре, әмма галерея директоры һәм шәһәр Мэры казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен уңайлы вариантны сайлауны өстен күрәләр. Бинаны ремонтлау, яңача җиһазлау мәсьәләләрен хәл итүне Мэрия үз өстенә ала, дип вәгъдә итте Илсур Метшин.
Константин Васильев мирасы Казан өчен аеруча кыйммәтле. Монда рәссам Казан сәнгать училищесында уку елларын үткәрә, Казаннан ерак булмаган Васильево бистәсендә яши һәм иҗат итә. Картиналар галереясе Геннадий Пронин – рәссамның студент елларыннан башлап дусты. Галереяда барлыгы 90 хезмәт тәкъдим ителә.
Илсур Метшин рәссам мирасы белән туристларны да таныштыру кирәклеге хакында әйтте, балалар һәм яшьләр өчен әлеге галереянең тәрбияви функциясе чиксез булуын ассызыклады. “Константин Васильев картиналар галереясеннән бренд булдырырга кирәк”, - диде Мэр.
Илсур Метшин вәгъдә иткәнчә, ремонт һәм күчү озакка сузылмас – тиздән Константин Васильев галереясе үз ишекләрен ачачак. Геннадий Пронин һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалеева галереяне урнаштыру өчен тәкъдим ителгән урыннарны бүген үк карап чыгалар.