(KZN.RU, 14 гыйнвар). Казан Мэриясе һәм иҗтимагый оешмалар Татарстан башкаласының мәдәни-тарихи үзәген саклап калу һәм төзекләндерү эшләре буенча бергәләп эшлиләр. Казан шәһәре Башкарма комитеты бинасында бүген Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр администрациясе һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында сөйләшү булды.
Илсур Метшин утырышны ачканда ук шундый очрашуларның даими рәвештә үткәрелеп торырга тиешлеген ассызыклады. “2013 елгы Универсиадага спорт һәм транспорт инфракструктурасын үстерү, торак фондны ремонтлау гына түгел, шәһәрнең тарихи-мәдәни үзәген саклап калу һәм төзекләндерү юнәлешендә эшләү шулай ук әһәмиятле”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, тарихи биналарның хуҗалары белән очрашу булды. Аларга Универсиадага кадәр шәһәрнең тарихи үзәгендәге төп урамнарны төзекләндерү бурычы куелды.
Исегезгә төшерәбез, Казан территорясендә 552 тарихи мирас объекты исәпләнә: алар федераль (119), җирле республика (369) һәм җирле (64) әһәмияткә ия. Тагын өстәмә 251 мәдәни мирас объекты кертү мәсьәләсе карала.
Россиянең һәйкәлләр саклау җәмгыятенең Татарстан буенча бүлеге башлыгы, ТР ФА Тарих институты диреткоры Рафаил Хәкимов хәбәр иткәнчә, мондый очрашулар даими булачак. Киләчәктә республиканың Мәдәният министрлыгы, шәһәр хакимияте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре кергән совет оештыру каралган. Нәкъ менә шундый хезмәттәшлек башкаланың тарихи йөзен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Киңәшмәдә Иске Татар бистәсе язмышы хакында сөйләштеләр. “Әлеге тема, кызганычка каршы, яңа түгел, Иске Татар бистәсенең өлкән буыны, җәмәгать оешамаларыннан тревога сигналлары булды”, - диде Илсур Метшин. Бүгенге киңәшмәдә бистә территорриясендә музей-саклаулык булдыру варианты каралды. Казан Мэры Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә шундый музей комплексы булдыруның хокукый ягын башкарырга йөкләде.
Билгеле булганча, 1990 елларда ТР Хөкүмәте “Иске Татар бистәсе” музей-саклаулыгы булдыру турында карар кабул итә, әмма проект тормышка ашмый кала.
“Тарихи мирасны саклау аерым бер кеше, республика һәм шәһәр җитәкче эше генә түгел, ә һәрберебезнең эше. Бары тик шул вакытта гына һәйкәлләрне саклау хакында сөйли алабыз”, - дип нәтиҗә ясады Рафаэль Вәлиев.
Илсур Метшин иҗтимагый оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп: “Без сезнең белән бер эш эшләргә телибез. Безне Иске Татар бистәсе генә түгел, ә шәһәрнең тарихи үзәге борчый” – диде.