Илсур Метшин: «Урамнарга ешрак чыга торган мәдәният – ул яңа яки яхшы онытылган формат»
Денис Гордийко
Татарстан башкаласында «Art-проспект» цифрлы платформасына килештерелгән чыгышларга 37 мең гариза керде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов әйтте.
«Урамнарга ешрак чыга торган мәдәният – ул яңа яки яхшы онытылган формат. Элек совет чорында парклар һәм скверлар өчен – бу норма иде. Шуңа күрә форматка ярдәм итәргә кирәк, кешеләргә бу ошый, алар анда рәхәтләнеп үзләре катнаша. Һәм әйдәгез башкаланың мәдәни тормышы палитрасын бизик», – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин.
Платформада 1144 кулланучы теркәлгән. Исегезгә төшерәбез, «Art-проспект» – барлык иҗади халыкка һәм шәһәр кунакларына тигез мөмкинлекләр бирә торган ачык система. Проектта теләсә нинди жанр вәкилләре (музыкантлар, укучылар, актерлар, рәссамнар һәм башкалар) катнаша ала.