Казанның Восстание урамы, 59 йорт адресы буенча менталь тайпылышлары
булган балаларны социаль тирәлеккә җайлаштыру өчен махсус киңлек ачылды.
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының әлеге проекты шәһәрдә
алтынчысы санала һәм ул елына 96 балага уңайлы шартларда мөстәкыйль яшәү өчен
кирәкле көндәлек күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Укыту-күнекмәләргә
өйрәтү фатирына килгән Казан мэры Илсур Метшинга биредә кулланыла торган
методикаларны тәкъдим иттеләр, дәресләрне оештыру үзенчәлекләре турында
сөйләделәр.
Складтан уку фатирына әйләнгән
киңлек
2024 елдан бирле буш торган элеккеге склад бинасы 2026
елда тулысынча укыту-күнекмәләргә өйрәтү фатиры итеп үзгәртелә. 35,7 квадрат
метр мәйданлы торак яз аенда «Елмай» балалар паркында уздырылган «Игелек
ярминкәсе»ндә җыелган хәйрия акчаларына төзекләндерелә. Әлеге эшләргә, яңа
җиһазлар сатып алуга 1,13 миллион сум акча тотыла. Бу «Игелекле Казан» өчен
мондый беренче тәҗрибә була.
«Ата-аналар үтенече буенча без Мәскәү районында
менталь тайпылышлары булган балалар өчен укыту-күнекмәләргә өйрәтү фатиры
ачтык. Моңа кадәр әлеге фатир кием-салым кабул итә торган склад вазифасын
үтәде. Бу елның язында «Игелекле Казан» «Елмай» балалар паркында «Игелек
ярминкәсе» үткәргәннән соң, кирәкле акчалар җыелды, оешма әлеге киңлекне
бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган күнекмәләргә өйрәтү фатиры итеп үзгәртә алды.
Хәйрия ярминкәсендә катнашкан барлык казанлыларга рәхмәт. Бу инде шәһәрдә
мондый төрдәге алтынчы нокта. Без үсешендә үзенчәлекләр булган балаларга алга
атларга, мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә торган төпле тәҗрибә тупладык. Мондый
проектларны үстерүне дәвам итәчәкбез», – диде Илсур Метшин.
Төзекләндерү чаралары барышында эшчеләр тарафыннан
артык бүлмә такталары алынган, инженер челтәрләре алыштырылган, фатирның эчке
ягын заманча бизәү эшләре башкарылган. Район администрациясе ишегалдына юкә
агачы һәм кизил куагы утыртып, әйләнә-тирәне төзекләндерүгә өлеш керткән. Әлеге
чаралар яңа «игелекле фатирга» керү юлын тагы да ямьлерәк, уңайлырак итә.
Бина студия сыман проектланган, аны тиз генә уен һәм
уку сыйныфына җайлаштырып була. Санитар челтәр белән юыну бүлмәсе аерым
эшләнгән. Көнкүреш күнекмәләренә өйрәтү өчен кирәкле җайланмалары булган
заманча аш-су бүлмәсе әлеге фатирның «йөзек кашы» дисәң дә була.
Эчке бизәү эшләрендә ачык төсләр кулланылган: капчык
сыман яшел кәнәфи, сары мендәрләр, матур картиналар, текстиль эшләнмә фатирга
үзгә бер ямь биреп тора. Аш-су бүлмәсен балалар көндәлек тормышта кирәкле
күнекмәләрне практикада үзләштерерлек итеп җиһазландырганнар.
«Без махсус көйләнә торган парталар куйдык. Кирәк
булган очракта киңлекне дәресләр өчен сыйныф итеп үзгәртергә була. Әгәр аларны
алып, келәм җәеп куйсаң, монда уен мәйданчыгы килеп чыга. Торакны
төзекләндергәндә без аны төрле төрдәге шөгыльләр өчен уңайлы булсын дип
балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алып шулай эшләдек», – дип аңлатты Татьяна
Мерзлякова.
Биредәге чараларның барысы да балаларны көндәлек
күнекмәләргә җайлаштыру максатыннан уздырыла. Программа мөстәкыйль тормышка
кирәкле төп күнекмәләргә өйрәтүне күздә тота: кер юу машинасын куллану,
үтүкләү, төймә тагу, өстәл бизәү, ризыкларны төрләргә бүлү, санитар
челтәрләрдән файдалану, калдыкларны төрләргә аеру, чисталык саклау кебек эш
төрләренә аерым басым ясала.
Балаларга уңайлы булсын өчен фатирда башкарыла торган
күнекмәләрнең логик эзлеклелеген табарга ярдәм итүче күрсәтмә карточкалар һәм
ябыштыргычлар эленгән. Дәресләрдә сенсор җайланмалар, мәгълүмат кабул
итүне җиңеләйтә торган материаллар кулланырга җыеналар.
Көндәлек күнекмәләрне үзләштерү һәм
мәктәпкә әзерләү киңлеге
Фатирда дәресләр атнасына биш тапкыр ике сменага бүлеп
уздырылачак. Беренче сменада 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге Даун синдромы булган
балалар шөгыльләнәчәк. Икенчесенә 9 яшьтән зуррак менталь тайпылышлары булган
балалар йөриячәк. Ел дәвамында биредә 96 бала тәрбияләнә ала. Бер дәрестә
дүрт-биш бала белән эшләргә җыеналар, һәрберсе өчен мобиль партасы булган аерым
урын билгеләнә.
Ял көннәрендә фатирда гаиләләр өчен өстәмә чаралар: ата-аналарга махсус
психологик консультацияләр, ризык әзерләү буенча уртак остаханәләр үткәрергә
ниятлиләр. Балалар өчен «Иртә үсеш мәктәбе» тәкъдим ителә һәм «Тиздән
мәктәпкә» дип аталган мәктәпкә әзерлек курсы оештырылачак. Программаларның
барысында да үзара элемтәдә булуга аерым игътибар бирелә – балалар бер-берсе
белән аралашырга, бергә киңәшләшеп уртак биремнәрне үтәргә, акрынлап социаль
күнекмәләрне үзләштерергә өйрәнә.
ABA-белгеч белән уздырылачак дәресләр өстенлекле эш юнәлешләренең берсе
булып тора. Үз-үзеңне тоту буенча гамәли анализ ясау алымы (ABA) балага
көндәлек тормышта кирәк булган күнекмәләрне булдыру, аларны ныгыту өчен
кулланыла. Гаиләләргә бирелә торган мондый мөмкинлек бик зур ярдәм булып
тора, чөнки хәзерге вакытта ABA-терапия менталь тайпылышлары булган балаларны
дәвалауда иң кыйммәтлесе санала.
«Безгә гаиләләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Шул исәптән күп санлы
тайпылышлары булганнар хакында да сөйләшәбез. Без үзеңнең тотышыңны акрынлап
төзәтү һәм кирәкле күнекмәләрне булдыру өчен эшне мөмкин кадәр иртәрәк башлау
ягында, шундый бурычлар белән яшибез, – дип ассызыклады Татьяна Мерзлякова. –
Бала үсеше өчен менә хәзердән үк тырышсаң, ул мәктәпкә мөстәкыйльрәк, яңа
мохиткә җайлашыбрак киләчәк».
Очрашу вакытында Илсур Метшин укытучылар һәм биредә шөгыльләнүчеләр белән
аралашып, уку эшчәнлеген бәяләде. Дәресләрне тәҗрибәле остаз Зөлфия
Җаббарова-Курамшина үткәрде. «Дәресне уен төрендә алып барып, без балаларда
график күнекмәләр булдырабыз. Башта төп күнекмәләргә өйрәтәбез, күзгә күренеп
тора торган мәгълүматны актив кулланабыз – кайчак балага гамәлләр эзлеклелеген
аңлау өчен рәсемне бер карау да җитә», – дип аңлатты укытучы.
Балалар белән 9 белгеч-укытучы: тьюторлар, махсус өйрәтелгән укытучылар,
логопед, дефектолог, психолог, баланың үз-үзен тотышына бәя бирә торган аналитик
шөгыльләнәчәк.
Восстание урамында урнашкан 59 нчы йорттагы укыту-күнекмәләргә өйрәтү
фатирында шөгыльләнү өчен язылу чаралары башланды. +7 (843) 558-74-18 телефон
номеры буенча «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының кайнар
линия хезмәтенә шалтыратып, өстәмә мәгълүмат алырга һәм дәресләргә язылырга
була.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы
карамагында биш инклюзия үзәге: Юдинода «Нур», Ипподром урамында «Тылсым»,
Голубятников урамында «Канатлар», «Салават күпере» торак комплексында «Якты»,
Журналистлар урамында өстәмә белем бирү буенча «Бергә» үзәге эшли. Гомумән
алганда, әлеге үзәкләр тарафыннан эшләнгән программалар буенча 2 меңнән артык
бала, шул исәптән 1 396 инвалид, сәламәтлеге чикле 788 бала шөгыльләнә. Яшь
казанлылар көндәлек тормыш өчен кирәкле күнекмәләрне, аралашу алымнарын үстерү
белән бергә, үзләренең иҗади сәләтләрен ача, спорт буенча уңышларга ирешә,
җәмгыятьтә мөстәкыйль тормышка әзерләнә.