Казан мэры Илсур Метшин Иран Ислам
Республикасының Казандагы яңа генераль консулы Мөхәммәт Босраи белән очрашты.
Яклар Татарстан башкаласы һәм Иран шәһәрләре арасында хезмәттәшлек элемтәләрен
үстерүгә карата уртак кызыксыну белдерде.
Шәһәр Башкарма комитетында узган очрашуда Казан башлыгы 2026 елның
сентябрендә үз вазифаларына керешкән Иран генераль консуллыгының яңа җитәкчесе
белән танышты. Иранның Казандагы консуллыгы 2007 елдан бирле эшли һәм ул
Россиянең уннан артык субъекты: Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мари Эл,
Удмуртия, Коми республикалары, шулай ук Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск,
Пермь шәһәрләре, Свердловск, Чиләбе өлкәләре белән тыгыз элемтәдә тора.
Эшлекле очрашуда төп тема буларак Казан һәм Иран шәһәрләре арасында
туристлык тармагын, хезмәттәшлекне үстерү өчен мөһим адым булып тора торган
туры авиаэлемтәне яңарту мөмкинлеге каралды.
Мөхәммәт Босраи Илсур Метшинга мәдәни багланышларны
үстерүгә керткән өлеше, аерым алганда, Казанның Мәскәү районында урнашкан
«Тәбриз» скверын төзекләндерү буенча беренче чираттагы эшләрне тәмамлавы өчен
рәхмәт белдерде. Әлеге объект 2009 елдан башлап Казан белән Тәбризне бәйләп
тора торган кардәшлек мөнәсәбәтләренең күрсәтмә үрнәге булып тора. Бүгенге
көндә хезмәттәшлекнең дипломатик челтәре киңәя бара: Казан җитәкчеләре үзара
аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәтләр турындагы меморандумнарга имза куеп, Тәһран
һәм Исфахан белән
багланышларны актив үстерә.
БРИКС+, дөньякүләм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр» оешмасы, Мэрларның Азия форумы кебек халыкара берләшмәләрдә катнашу
нәтиҗәсендә шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә күтәрелә. 2023 һәм
2025 елларда Иран делегацияләре Халыкара «Казаныш» архитектура-төзелеш
форумында катнашкан. 2024 елның җәендә Казан Иран Ислам Республикасы
делегациясен кабул итә – бу
вакытта кунаклар БРИКС+ илләре шәһәрләренең халыкара форумына килә. Шулай ук 2025
елда Тәһранның 12 вәкиле Казанда 20–28 сентябрь көннәрендә узган БРИКС
яшүсмерләр фестивалендә катнашкан.
Яклар арасында даими тәҗрибә алмашу күзәтелә. Якын арада Казанга «Kazan
Digital Week» форумында катнашу өчен Рамсар шәһәре мэры Мохсен Морради килер
дип көтелә. Халыкара «Казаныш» форумына Тәһран мэры Алиреза Заканини килергә
тиеш.
Соңгы елларда Казан белән Иран арасында үзара хезмәттәшлек тагы да ныгый
бара. Татарстан башкаласының шәһәр тәҗрибәсе халыкара мәйданда әһәмиятле урын
алып тора – 2025 ел ахырында «Казанның тотрыклы үсеш стратегиясе» эшләнмәсе
дәрәҗәсе бик зур булган Tehran Golden Adobe Global Award премиясендә иң яхшы 15
проектның берсе дип танылган. Сәяси һәм шәһәр төзелеше элемтәләреннән тыш,
гуманитар өлкә дә актив үстерелә. Казан Кирмәнендә уздырылган «Шираз – Иранның
энҗе бөртеге» кебек күргәзмәләр, шулай ук делегацияләрнең яшьләр фестивальләрендә,
профильле форумнарда катнашуы гаять әһәмиятле мәдәни багланышлардан санала.
Очрашу барышында яклар үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсенең, ике яклы
элемтәләрнең, киң колачлы муниципаль тәкъдимнәр кысасында хезмәттәшлекнең
үсешенә ярдәм итәчәк яңа инициативалар өчен ныклы нигез булырга тиешлеген
раслады.