Казанның Совет районында, Бари Галеев урамында яңгыр сулары канализациясенең насос станциясен һәм басымлы торба үткәргечләрен төзеп бетерәләр. Микрорайонда су басу куркынычын хәл итәргә тиешле объект 92 процентка әзер.
Киләчәктә насос станциясе Николай Ершов, Бари Галеев, Разведчик Әхмәров, Новаторлар урамнары, Юныс Әхмәтҗанов юлы һәм Космонавтлар урамының бер өлешенә хезмәт күрсәтәчәк. Бу шәһәр хуҗалыгы корылмасын ноябрь ахырына кадәр төзеп бетерү ниятләнә. Эшләрнең барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.
Яңа торбалар җәю һәм станция төзү мәҗбүри адым булды, чөнки иске челтәрләр мондый зур йөкләнешне күтәрә алмый иде инде. Районда төзелешләр бик тиз барганлыктан, монда җыела торган яңгыр суларының мәйданы ике тапкырдан артыкка – 30 гектардан 68 гектарга кадәр артты. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
Метрлы иске төп торба инде бөтенләй таушалган: туфрак селкенүдән һәм су басымынан стеналары кыйшайган, ярылган, ә карау коеларының бер өлеше ишелеп төшкән. Бу ишегалларында асфальт утыруга һәм даими рәвештә су басуларга китергән.
«Коллекторга зур йөкләнеш төште, ул какшый башлады, ярыклар барлыкка килде, ә алардан соң җир катламы убылды. Шуңа күрә бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк иде», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Иске торбаны гадәти ысул белән генә торгызып булмый: ул тыгыз төзелгән йортлар арасында, 8-9 метр тирәнлектә уза.
«Әлеге торба үзе 1979 елга кадәр үк салынган. Ул тугыз метрдан да тирәнрәк урында урнашкан иде. Мондый тирәнлектә торбаларны яңадан җәю, билгеле, гаять зур чыгымнар таләп итәр иде. Шуңа күрә яңа насос станциясе төзергә карар кылдык», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Яңа станция Казандагы башка шундый тугыз объект арасында иң куәтлесе булачак. Анда секундка 233 әр литр (яисә сәгатенә 828 кубометр) су суырта торган ике көчле насос урнаштырылган. Бу җайланмалар хәтта ишеп яуган яңгырлар вакытында да зур күләмдәге суны тиз арада суырып алырга мөмкинлек бирәчәк.
«Яңа яңгыр канализациясе һәм насос станциясе ышанычлы хезмәт итәр дип өметләнәбез. Бу урында ике насос каралган: берсе – төп, икенчесе – ярдәмче насос. Бу безгә якын-тирә кварталлардан суны яхшырак суыртырга ярдәм итәчәк, шулай ук аварияләргә китерергә мөмкин булган торбалар ишелүдән саклаячак», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
Аның белдерүенчә, объектта инде үлчәмнәре 22х30х5 метр, ә сыйдырышлыгы 1 мең 650 кубометр булган бербөтен су җыю резервуары төзелгән. Шулай ук диаметры 450 мм булган 281 метр басымлы торба һәм диаметры 800 мм булган 73 метрдан артык үз агымы белән бара торган торба сузылган. Моннан тыш, биш монолит камера ясалган.
Объекттагы эшләр май башында ук башланган иде. Бүгенгә подрядчылар резервуарның тирә-ягын туфрак белән күмәләр һәм станцияне даими электр челтәренә тоташтыралар. Төп насос җиһазларын урнаштыру исә җирне күмеп бетерү белән башланырга тиеш.
Тугыз метр тирәнлектә узган иске торбаны тулысынча япканнар һәм ишелүләрдән саклау, шулай ук якын-тирәдәге торак йортларны куркынычсыз итү өчен өстенә бетон салып катырганнар.
«Бу насос станциясен эшкә җибәрү Бари Галеев урамында су басу куркынычына тулысынча нокта куячак һәм бөтен микрорайон өчен яңгыр суларын агызу системасының ышанычлы эшләвен тәэмин итәчәк», – дип билгеләп үтте Казанның Тышкы төзекләндерү комитетының Яңгыр сулары канализациясен тоту бүлеге баш белгече Тимур Әхмәтшин.
Насос станциясе төзелеп беткәч, аның тирә-ягын тәртипкә китерәчәкләр: 1350 квадрат метр мәйданда юл капламын яңартачаклар, ә тагын 750 квадрат метр җирдә яшел чирәм чәчәкләр. Объектны тулысынча ноябрь ахырына кадәр тапшырырга уйлыйлар.