Казанда ТАССРның авыл хуҗалыгы министры Госман Җиһаншинга мемориаль такта куелды
Марат Мөгыйнов
Казанда 1971–1983 елларда ТАССРның Авыл
хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән Госман Җиһаншин хөрмәтенә мемориаль такта
куелды. Истәлек билгесе Малая Красная урамы, 14 адресы буенча 1971 елдан
1992 елга кадәр министр яшәгән йорт диварына урнаштырылды. Тантаналы чарада
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Госман Җиһаншинның
тууына 100 ел булуын билгеләп үтте. «Бүген истәлекле вакыйга. Госман Шаһи улы –
ул безнең күренекле ветераннарыбызның берсе, бөтен гомерен аңлы рәвештә
Татарстанга багышлаган шәхес. 12 ел республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгын
җитәкли. Ул идарә иткән чорда зур үзгәрешләр була. Аның турында якты хәтер мәңге
яшәячәк. Республика үсешенә өлеш керткәннәрне без истә тотарга тиеш», – дип
ассызыклады Татарстан рәисе.
Тантаналы чарада Госман Җиһаншинның
балалары да катнашты. Алар әтиләре турындагы истәлекне мәңгеләштерү мөмкинлеге
өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Татарстан
Республикасы рәисе матбугат хезмәте.
Госман Җиһаншин 1926 елның 26 сентябрендә
ТАССРның Арча кантоны Олы Әтнә авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша.
РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 1965–1967 елларда Арча район
партия комитетының беренче секретаре, ә 1967–1971 елларда Сарман районында шул
ук вазифаны башкара. 1971–1983 елларда Госман Җиһаншин ТАССРның авыл
хуҗалыгы министры булып эшли. 1983–1987 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы
продукциясен әзерләү һәм сыйфатын контрольдә тоту буенча дәүләт инспекциясен
җитәкли. 1992 елның 12 ноябрендә Казанда вафат була.