Шәһәр мэры Илсур Метшин халыкны
Казан Изге Ана иконасын данлау көне һәм Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
«Кадерле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Казан Изге Ана
иконасын данлау көне һәм Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Ярдәмләшеп яшәүне, бердәмлекне, чын ватанпәрвәрлекне
чагылдыра торган әлеге бәйрәмнәр төрле чорларны үзара бәйләүче чылбыр булып
тора.
Халыклар
бердәмлеге көне Ватаныбыз бүген ирешкән казанышларның нигезендә гасырлар аша
килүче данлы гореф-гадәтләр ятуын тагын бер кат искәртеп, бөек дәүләтебез
үсешенә һәркемнең турыдан-туры өлеш кертүен аңларга ярдәм итә, күпмилләтле
җәмгыятебезнең какшамас ныклыгын һәм туган җиргә карата чиксез мәхәббәт хисен чагылдыра,
бу исә кешеләрнең көн саен башкара торган нәтиҗәле хезмәтендә, илебез
чикләрендә Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы каһарманнарның көндәлек батырлыкларында
ачык чагыла.
Казан
Изге Ана иконасы башкалабызда барлыкка килгән көненнән алып бүгенгегә кадәр
илебез тарихы белән тыгыз бәйле, берничә буын вәкилләре өчен халык бердәмлеге үрнәге
булган изге эшләнмә санала.
Менә
инде күп гасырлар дәвамында Казан социаль бөтенлек һәм үзара аңлашып яшәү үрнәге
булды һәм бу шулай булып кала да. Әлеге күренеш Россия халыклары бердәмлеге елында
безнең өчен аеруча кыйммәтле. Башкалабызда дус һәм тату гомер итүче төрле
милләт, дин вәкилләрен игелек һәм гаделлек, җәмгыять алдында җаваплылык һәм
якыннарга хөрмәт, нәтиҗәле хезмәткә омтылыш кебек мәңгелек кыйммәтләр берләштерә.
Татарстаныбызга ышанычлы адымнар белән алга атларга ярдәм итә торган
казанышларның нигезендә нәкъ менә шушы идеаллар ята.
Казанның
чәчәк атуына өлеш кертүегез, яраткан шәһәребезнең киләчәге турында кайгыртуыгыз
өчен һәркайсыгызга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Ныклы сәламәтлек һәм бәхет телим!
Барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын, йортыгызга бәрәкәт иңсен,
якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәргә язсын. Тынычлык һәм иминлек!» – диелә котлауда.