Казанда «Водоканал» инфраструктурасының
70%-тан артыгы тузган дип санала. Оешма хезмәткәрләре көн саен 80гә якын
гадәттән тыш хәлне җайга сала – болар су белән тәэмин итү һәм агынты сулар
челтәрендәге аварияләр, канализация чокырларында чүп тыгылу очраклары. Бу хакта
аппарат киңәшмәсендә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры
Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.
«Ел башыннан
«Водоканал» эшчеләре тарафыннан 14 чакрымнан артык озынлыктагы челтәр
торгызылган, аларның өчтән бер өлеше коммуналь инфраструктураны яңарту
программасы ярдәмендә башкарылган. Республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка әлеге
карарны кабул итүе, хөкүмәттәге хезмәттәшләребезгә теләктәшлек белдерүләре өчен
рәхмәт. Әмма челтәрләрнең күбесе тузган булып кала, һәм чыгыштан
аңлашылганча, әлегә вәзгыять безнең файдага түгел: тәүлегенә 80 авария очрагы –
бу бик зур сан. Челтәрләрнең гомуми озынлыгын исәпкә алганда, бу алай ук зур
күрсәткеч булып тоелмаска да мөмкин, әмма чынлыкта исә бик җитди сан», – дип
ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Бүген предприятие Казан белән бергә, шәһәр яны
җирлекләрен – Лаеш, Биектау, Яшел Үзән районнарының бер өлешен, шулай ук
Көек, Яңа Салмачы бистәләрен су һәм агынты сулар челтәре белән тәэмин
итеп, 4 мең чакрым озынлыктагы челтәргә хезмәт күрсәтә. Көек, Яңа Салмачы
бистәләрен үзәк челтәргә тоташтыру Привольный, Вишневка торак массивларында су
белән тәэмин итү мәсьәләсен уңай хәл итәргә мөмкинлек биргән, Биектау
районындагы «Атмосфера» торак комплексын шәһәр челтәренә тоташтыру аркасында
Дәрвишләр бистәсендә суның сыйфаты яхшырган.
Аварияләрне җайга салуны сорап язган гаризаларның
барысы да хезмәткәрләр тарафыннан чират тәртибендә эшкәртелә. Халыктан алынган
гаризалар буенча өстенлекләр мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм
поликлиникаларга бирелә.
Хуҗасыз челтәрләр өстәмә куркыныч тудыра – 2026 елда
суд карары буенча һәм өстәмә финанс чараларыннан башка предприятие балансына 18
чакрымга якын шундый челтәр беркетелгән.
Шәхси секторда проект документларыннан башка төзелгән,
шәһәрнең топографик планшетларына кертелмәгән, үзәк челтәргә законсыз тоташтыру
эшләре җитди куркыныч тудыра, чөнки бу төзекләндерү эшләре вакытында шул урында
суны тулысынча туктату очрагын кыенлаштыра.
«Шәхси секторда абонентларның үзәкләштерелгән су
челтәрләренә законсыз тоташу күренеше авария очракларын катлауландыра. Мондый
челтәрләр проект документациясеннән башка гына баланска куела, алар шәһәрнең
топография планына кертелми кала. Болар барысы да аварияләрне җайга салу
вакытын озайта, төзекләндерү эшләре вакытында суны шул урында тулысынча туктату
очрагын кыенлаштыра», – дип билгеләп үтте Рөстәм Габделхаков.
Ел башыннан белгечләр тарафыннан челтәрләргә законсыз
тоташкан 800гә якын йорт ачыкланган, йорт хуҗалары предприятие хезмәтләреннән
рәсми рәвештә теркәлмәгән килеш файдаланган. Мондый төр тикшеренүләр даими
үткәрелеп тора. Закон нигезендә хокук бозучыларга штрафлар салына, аерым
очракларда рәсми шартнамә төзелгәнче су бирү хезмәте туктатыла.