2027 елда Казанда 9 чакрымга сузылган су
белән тәэмин итү һәм 8 чакрым озынлыктагы агынты сулар челтәрен торгызырга,
шулай ук коммуналь корылмаларны төзекләндерергә җыеналар. Эшләр инвестиция
программасы ярдәмендә башкарылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр
итте.
«Эшләрнең
алдагы елларга билгеләнеп куелуы аеруча мөһим: киләсе елга республика
программасында катнашу өчен гаризалар юлланган, үзенең инвестиция, капиталь
төзекләндерү программасы буенча планнар ачыкланган», – дип билгеләп үтте Казан
мэры Илсур Метшин.
Предприятие коммуналь инфраструктура объектларын
яңарту программасы буенча эшне дәвам итү өчен алдан ук тәкъдим ителгән иң яхшы
проектлар җыелмасын туплаган. Программа ярдәмендә 5,4 чакрым озынлыктагы агынты
сулар челтәрен (1,4 миллиард сумга) һәм 2 чакрым озынлыктагы суүткәргечне
(184,7 миллион сумга) төзекләндерергә мөмкин булачак, шулай ук Идел буе
районындагы Кояшлы торак массивында 120 миллион сумга 2,6 чакрым
озынлыктагы яңа су белән тәэмин итү челтәрен төзү мөмкинлеге карала.
Коммуналь инфраструктураны яңарту буенча 2027–2028 елларга каралган
федераль программага да гариза җибәрелгән. Уңай җавап булган очракта, 403,9
миллион сумга коллекторның Техника урамыннан «Искож» канализация-насос
станциясенә кадәрге 600 метрлы участогы яңартылачак. Хәзерге вакытта
гаризаларның барысы да карала, акча бүлеп бирү турындагы карарлар әлегә кабул
ителмәгән, дип хәбәр итте Рөстәм Габделхаков.
Транспорт чаралары йөри торган юллар, җәяүлеләр йөри торган киңлекләр
астыннан узучы 104 чакрым озынлыктагы канализация коллекторлары аеруча авария
хәлендә дип санала.
Бу елны республиканың коммуналь инфраструктурасын яңарту программасы
буенча гомуми озынлыгы 4,2 чакрым булган алты челтәр участогы төзекләндерелгән.
Әлеге эшләргә 1,6 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Республика программасы ярдәмендә Җиңү проспектында, Техника, Бертуган
Касыймовлар, Икенче Азино урамнарында гомуми озынлыгы 3,1 чакрымга сузылган
дүрт канализация коллекторы төзекләндерелгән. Моннан тыш, Щапов һәм Театр
урамнарында 1,1 чакрым озынлыктагы ике суүткәргеч кишәрлеге яңартылган.
«Коллекторларның барысы да 100% тузган дип бәяләнә. Суүткәргечләрне яңарту
чаралары Казанның үзәк өлешендә урнашкан 300гә якын күпфатирлы йортта, ике зур
югары уку йортында, 10 балалар бакчасында, җиде мәктәптә, сырхауханәдә су белән
тәэмин итүнең сыйфатын, ышанычлылыгын яхшыртырга ярдәм итте», – дип хәбәр итте
Рөстәм Габделхаков.
Бер үк вакытта предприятиенең инвестиция программасы буенча да эшләр алып
барыла. 2025 елда Татарстанның Төзелеш министрлыгы аның яңа вариантын раслап,
төп һәм өстәмә программаны 2028 елга кадәр гамәлгә ашыру срогы белән аны бер
документ итеп калдырган. 2026 елга челтәрләрне, корылмаларны төзү, төзекләндерү
өчен 2,7 миллиард сум күләмендә финанс чаралары каралган, 2027 елда бу
максатлар өчен 2,5 миллиард сум бүленергә тиеш.
Хәзерге вакытта инвестпрограмма буенча 2,6 чакрым озынлыктагы суүткәргеч
һәм 1,3 чакрым озынлыктагы агынты сулар челтәре төзекләндерелгән. Бу елны
программага өстәмә рәвештә 4,2 чакрым озынлыктагы авария хәлендәге
коллекторларны, «Залесная-2» канализация-насос станциясендә басым
коллекторын яңарту чаралары кертелгән.
Зур объектлар арасында Ташаяк һәм Техника урамнарындагы коллекторларны
әйтергә була. Үзәк стадион тирәсендә диаметры 800 мм булган, 1960 елда сафка
бастырылган канализация коллекторы төзекләндерелә.
«Участокта кое ишелде, аннан соң чуен торба җимерелде. Торбаның 8 метр
тирәнлектә булуы һәм еш бәреп чыга торган җир асты сулары эшне аеруча
катлауландыра. Объектка җир асты суларын ясалма рәвештә киметә торган махсус
җиде скважина урнаштырылды», – дип аңлатты «Водоканал» муниципаль унитар
предприятиесе директоры.
Борисково бистәсендәге Техника урамында 1981 елда төзелгән коллекторны
төзекләндерү эшләре ике ысул белән башкарылган.
«Тула урамыннан Тихорецк урамына кадәрге участок санация ысулы белән
яңартылды: асфальт өслегенә кагылмыйча иске торба эченә яңасын керттеләр. Тагын
бер участокта казу эшләрен башкарырга туры килде, чөнки биредә һәр 5 метр саен
җир убылган иде», – диде Рөстәм Габделхаков.
Капиталь төзекләндерү программасы финанслауның тагы бер чыганагы булып
тора. Аның буенча 257,5 миллион сум акча каралган. Программа ярдәмендә 6,3
чакрым озынлыктагы су белән тәэмин итү һәм агынты сулар челтәре
төзекләндерелгән, шулай ук 6 чакрымнан артык канализация чистартылган.
Бу эшләргә 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аварияләрне җайга салу өчен
агачларны кисәргә туры килгән объектларда аларны янәдән утыртканнар.