2025 елның ноябреннән 2026 елның октябренә кадәр Казанның Бердәм шалтыратулар кабул итү үзәгенә 740 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Аларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагыла. Бу хезмәтнең эше турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы урынбасары Валерия Казаринова сөйләде.
«Тормышта күптәннән шундый тәртип урнашкан: элемтә һәм җавап бирү эше ни кадәр яхшырак оештырылса, мөрәҗәгатьләр дә шул кадәр күбрәк килә. Кешеләр кире элемтә булган, ачыктан-ачык сөйләшү алып барылган һәм халык сорауларына игътибар бирелгән урынга мөрәҗәгать итә. Бер сменада операторга 200 шалтырату туры килү – бик зур йөкләнеш, әмма бу беренче чиратта кешеләрнең ышанычы турында сөйли, һәм бу ышанычны, һичшиксез, акларга кирәк», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бер ел эчендә элемтә үзәге операторлары 417,5 мең шалтырату кабул иткән. Ай саен уртача 61 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән, ә иң күп шалтыратулар 2026 елның октябренә туры килгән – бу айда 80 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Октябрьдә линиядә җавап көтү вакыты нибары 16 секунд булган, ә бер сөйләшүгә уртача 1 минут 48 секунд киткән. Шәһәр халкы операторларның эшен 5 баллдан 4,7 баллга бәяләгән.
Ел фасылына һәм атна көненә карап, бер смена көненә 1,2 меңнән 3,4 меңгә кадәр мөрәҗәгать кабул итә, бер операторга уртача 100–250 шалтырату туры килә. Заманча технологияләр кертү хезмәткәрләрнең эшен шактый җиңеләйткән: сорауларның 33 процентын кеше катнашыннан башка автомат җавап биргеч (IVR) эшкәртә, 9 проценты эчке номерлар буенча турыдан-туры тиешле белгечләргә җибәрелә, ә 58 процентын операторлар кабул итә.
«Операторлар өчен шалтыратулар кабул итүнең бердәм кагыйдәләре эшләнгән. Анда исәнләшү тәртибе, сорауны ачыклау адымнары, мәгълүмат базасы белән эшләү тәртибе, шулай ук мөрәҗәгатьләрне теркәү һәм тиешле оешмаларга юллау кагыйдәләре язылган. Хезмәткәрләр даими укый һәм белемнәрен арттыра, катлаулы сорауларны тикшерә, төрле хәлләрне чишәргә өйрәнә», – дип сөйләде Валерия Казаринова.
Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше – 61 проценты – торак-коммуналь хуҗалыкка туры килә, икенче урында (16 процент) ГХАТ идарәсенә кагылышлы сораулар тора. Калган шалтыратулар район хакимиятләре, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты һәм Административ комиссияләр эшен оештыру идарәсе арасында бүленә.
Узган елда халык су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча 437 тапкыр мөрәҗәгать иткән, 9 827 шалтырату җылылык бирүгә, 35 896 мөрәҗәгать счетчик күрсәткечләрен тапшыруга бәйле булган.
Моннан тыш, элемтә үзәге белгечләре халыкка никах теркәү, белешмәләр алу, түләүле машина кую урыннары, социаль ярдәм чаралары һәм опека мәсьәләләре буенча киңәшләр бирә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре, ветераннар һәм инвалидлыгы булган кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирелә.
Эш тизлеген һәм сыйфатын арттыру өчен шалтыратулар кабул итү үзәгенә ясалма фәһем ярдәмчесе булган мәгълүмат базасы кертелгән. Бу система операторларга яңа кагыйдәләр һәм белешмәлекләр нигезендә катлаулы сорауларга тиз арада төгәл җаваплар табарга булыша.
«Әлеге үзәк аша хәл ителә торган сораулар исемлеген дә, бу эшкә кушылган оешмалар санын да арттырырга кирәклеге белән килешәм. Һичшиксез, ясалма фәһем һәм барлык яңа технологияләр элемтә үзәгенең тәүлек әйләнәсе эшләвенә хезмәт итәргә тиеш. Халык өчен файдалы булган һәрнәрсә безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шуңа күрә бу эшне тагын да яхшырту буенча тәкъдимнәр көтәбез», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Мөрәҗәгатьләр кабул итү үзәге 2025 елның ноябрендә Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте нигезендә оештырылган һәм бүген Башкарма комитетның җиде төп бүлекчәсен берләштерә. Бу шәһәр халкына күпчелек мәсьәләләрне бердәм ярдәм хезмәте аша хәл итәргә мөмкинлек бирә: оператор яки урында ук киңәш бирә, яки сорауны тиешле белгечләргә җибәрә.