Елның беренче яртысында Казан икътисадына салынган акчалар узган елга караганда 17 процентка кимеп, 160 млрд сумга калган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
«Бүген иң зур борчу – икътисадка акча керүнең һәм төзелешнең акрынаюы. Сәбәпләре аңлашыла: төп ставканың югары булуы, кыйбатлы кредитлар, 1 февральдән ташламалы ипотеканың кыскаруы. Бүгенге үсеш кичә салынган акчалар исәбенә тәэмин ителә, ә кертемнәр, кызганыч, әлегә кими», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Төп ставканың югары булуы һәм икътисади билгесезлек аркасында беренче яртыеллыкта акча кертемнәре кимесә дә, Казан инвесторлар игътибары үзәгендә кала. «Казанда яңа проектларны тормышка ашыручыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Бу эш безнең эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып кала», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.
2026 елда тәмамланган иң әһәмиятле проектлар исәбендә түбәндәгеләр бар: «ФИЗРА» спорт үзәге» физик тәрбия һәм сәламәтләндерү комплексы, Тэцевская урамындагы «Татарстан Республикасы пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәге» сәнәгать технопаркы, «ГенБиоТех» агробиотехнопаркы һәм Киров дамбасы янындагы күпфункцияле комплекс.
Моннан тыш, «Химград» технополисы территориясендә дә берничә проект гамәлгә ашырылган. Алар арасында «Нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате өчен җиһазлар җитештерү заводы» һәм «Электрон компонентларны автоматик урнаштыру җайланмалары ярдәмендә җитештерүне киңәйтү» проектлары бар.