Ел башыннан сигез ай эчендә шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы узган елның шул ук чорына караганда 10 процентка үсеп, 116 мең сумнан артып киткән. Бәяләр үсешен исәпкә алганда, чын хезмәт хакы 3 процентка арткан. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
«Хезмәт хакы саннарда гына түгел, чынбарлыкта да үсә. Бу халыкның керемнәре һәм кулланучылар базары артуда ачык чагыла. Кибетләрдә ихтыяҗ артуы хезмәт хакларының тормышта да үсүен күрсәтә», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Иң югары хезмәт хаклары – шәһәр буенча уртача күрсәткечтән 1,4 тапкырга артыграк – фән, финанс, шулай ук мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәләрендә теркәлгән.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы хезмәт хакы күләме ягыннан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында өченче урынга чыккан. Кече һәм урта эшмәкәрлекне дә кушып исәпләгәндә, алты ай эчендә шәһәрдә уртача хезмәт хакы 98 мең сумнан арткан.
«Хезмәт хакы ул хезмәткәрнең кереме генә түгел, ә салым чыганагы да. Эш бирүче керем салымын тотып калырга һәм иминият түләүләрен күчерергә тиеш. Шуңа күрә бу тәртиптәге теләсә нинди өзеклек яки соңару шунда ук оешманың салым бурычына әйләнә», – дип ассызыклады Илдар Шакиров.
1 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, предприятиеләрнең Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым бурычы 4 млрд сумга якынлашкан: бу хисапка шәһәрнең банкрот һәм ябылган оешмалары кермәгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда салым бурычы 518 млн сумга арткан.