10–11 декабрьдә Казанда бишенче Халыкара «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы узачак. Бу чараның программасы турында Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде.
««Казаныш» форумында без күтәрелә торган мәсьәләләрнең тирәнлеге ягыннан да, катнашучылар исемлеге буенча да иң югары дәрәҗәгә омтылабыз. Биредә илебезнең һәм БДБ илләренең генә түгел, башка дәүләтләрнең дә танылган архитекторлары, бу өлкәдә әйдәп баручылар җыелуы мөһим. Бу юлы бер сәхнәдә без бөтен дөнья шаулаткан җитди проектлар авторы булган, яшь архитекторлар үрнәк ала торган һәм шәһәр төзелеше белән шәһәр мохитен үстерү буенча заманча юнәлеш билгеләүче чын йолдызларны туплыйбыз», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, төзелеш өлкәсе өчен катлаулы чор булуга карамастан, мондый вакыт үсешкә этәргеч бирә: «Төзелешкә салынган бер сум акча аңа бәйле башка тармакларга да зур файда китерә. Безнең архитекторлар һәм шәһәр төзелеше белән шөгыльләнүчеләр өчен хәтта авыр заманда да иҗат итүдән туктамау, сыйфатны һич кенә дә киметмичә яңа биналар, объектлар булдыру мөһим. Бу хакта без «Казаныш»та һичшиксез сөйләшәчәкбез».
Мэр фикеренчә, бу очрашу яшь буын архитекторларына зур йогынты ясаячак. Алар лекцияләр тыңлый, семинарларда һәм фикер алышуларда катнаша, сораулар бирә һәм үз уйларын җиткерә алачак.
Форум дөньяның 11 иленнән 200 дән артык белгечне берләштерәчәк, алар 50 төрле очрашуда һәм фикер алышуда катнашачак. Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренчә, Казанга моңарчы Россиядә бергә җыелмаган дөньякүләм танылган архитекторлар киләчәк. Алар арасында легендар COOP HIMMELB(L)AU бюросына нигез салучыларның берсе Вольф Дитер Прикс, «Барселона моделе» шәһәр төзелешенең төп авторы Хосе Асебильо, француз авангарды йолдызы Одиль Дек, Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы элемтәләрне ныгытучы архитектор Армин Данешгар, музейларны яңартучы Петер Ноевер бар.
Форумның төп өлешен 10 декабрьдә «Шәһәр символы» утырышы ачып җибәрәчәк. Белгечләр Казанның заманча образы нинди булырга тиешлеге һәм яңа һәйкәлне кайсы урынга кую дөресрәк булуы турында киңәшләшәчәк.
Чараның төп темасы – шәһәрләрдә яшеллекне һәм табигый мохитне үстерү. Кытай, Казахстан һәм Россиянең алдынгы белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Фикер алышуда дөньяның иң яхшы ун ландшафт бюросы исемлегенә кергән һәм казанлыларга Кабан күлен төзекләндерү проекты аша таныш булган Turenscape студиясе җитәкчесе Ван Дун катнашачак. Шулай ук хәзерге Кытай шәһәр мохите белгечләренең иң күренекле вәкилләренең берсе Пинь Цзянның чыгышы көтелә.
Чит ил тәҗрибәсеннән тыш, Казан парклар, скверлар булдыру һәм аларны төрле чаралар белән җанландыру буенча үз эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Табигатьне саклау темасын елга портларын яңартуга багышланган «Елга вокзаллары» очрашуы дәвам итәчәк. Шулай ук 11 декабрьдә Казан мэры Илсур Метшин катнашында «Мәдәни мохит. Шәһәр сәнгате белән шәхси тупланмалар кушылганда нәрсә барлыкка килә» дигән фикер алышу узачак.
«Казаныш» форумында бергәлекнең иң яхшы символы бәйгесенә йомгак ясалачак. Гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә, хәзергә 150 дән артык эш килгән инде.
Уку-укыту юнәлешендә мәктәптән алып югары уку йортына кадәр өзлексез архитектура белеме бирү турында сөйләшүләр һәм «Мигъмарияттә пыяла чагылышы» дигән махсус очрашу оештырылачак.
Форумның рәсми өлеше Казанда иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше карары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланачак. Быел бәйгедә катнашу өчен рекордлы 330 дан артык гариза килгән, бу узган елга караганда 100 гә күбрәк. Катнашучылар арасында тормышка ашырылган проектлар өлеше 45 процентка артуы аеруча сөендерә, дип сөйләде шәһәрнең баш архитекторы.
«Без «Казаныш» форумында бик күп йолдызлар көтәбез, иң яхшы эшләр каралачак. Дөньяның танылган архитекторлары, Россия хезмәттәшләребез һәм кунаклар бу бүләкләрне тапшырсын өчен, иң яхшы проектларга «Казаныш» форумы премиясен булдырырга тәкъдим итәм. Бу матур гадәткә әверелсен иде», – диде Илсур Метшин.
Форум мәйданчыклары килүчеләр өчен 21:00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Кичке программа иҗади яшьләр өчен әзерләнгән. Анда «Автократияме әллә демократияме? Архитектура бюросы эшен ничек оештырырга» темасына кагылышлы архитектура бәхәсләре, фильмнардагы архитектура чагылышына багышланган «Мигъмарият һәм кино» клубы, «Иҗади индустрияләр: классик һәм заманча сәнгать» дигән иҗади фикер алышу тамашасы көтелә.
«Без «Казаныш»ның һөнәри бәхәсләр урыны гына түгел, ә очрашу, аралашу, яңа фикерләр белән уртаклашу һәм илһам алу мәйданчыгы булуын телибез», – диде Илсөяр Төхвәтуллина.
Исегезгә төшерәбез, узган ел форумга 45 мең катнашучы һәм 24 илдән 400 дән артык белгеч килгән иде.