Җирле хакимият органнары 2030
елдан соң тотрыклы үсеш буенча глобаль көн тәртибен билгеләүдә тулы хокуклы
катнашучылар булырга тиеш. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Халыкара
«Евразиянең Берләшкән шәһәрләре һәм җирле хакимиятләре» ассоциациясенең, БРИКС+
илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең «2030 елдан соң
көн тәртибе: шәһәрләр киләчәкне билгели» дип аталган уртак сессиясендә белдерде.
Илсур Метшин үзенең чыгышында Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләр эше нәтиҗәсендә 2015 елда кабул ителгән БМОның Тотрыклы
үсеш максатларына шәһәрләргә һәм торак пунктларга багышланган аерым бурыч кертелүен
билгеләп үтте. Ул ачык, куркынычсыз, яшәү өчен уңайлы булган һәм экология
ягыннан тотрыклы территорияләр булдыруны күздә тота.
Казан тәҗрибәсе турында
сөйләгәндә, шәһәр башлыгы җәмәгать киңлекләрен үстерүне мисалга китерде. 2010
елдан башлап шәһәр эзлекле рәвештә яңа парклар, скверлар төзи, яр буйларын
яңарта, булганнарын төзекләндерә. Уналты ел эчендә аларның гомуми мәйданы биш
тапкырга арткан – әлеге күрсәткеч 630 гектарга җиткән. «Элегрәк шәһәр халкы
үзенең буш вакытын сәүдә үзәкләрендә үткәргән булса, хәзер алар паркларга,
скверларга, соңгы елларда шәһәрдә төзекләндерелгән күпсанлы яр буйларына
омтыла», – диде Илсур Метшин.
Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю
системасын үстерүне ул эшнең тагын бер юнәлеше дип атады. Әлеге система Казанда
2018 елдан бирле эшли һәм ул органик булмаган калдыкларны биш төр буенча җыюны
күздә тота. Мәйданчыклардагы махсус контейнерлардан тыш, шәһәрдә икенчел чимал
кабул итү пунктлары эше оештырылган, аларга 30 төрдән артык калдык тапшырырга
була. Шул исәптән текстиль җыю өчен 355 контейнер, пластик савытлар кабул
итә торган 39 фандомат урнаштырылган. Соңгысы кулланылган шешәләр тапшырган
халыкка бонуслар алырга ярдәм итә.
«Казанның көнчыгышында Самосырово
чүплеге бар иде. Ул һәр җәй саен яна торган булды һәм
берничә чакрым ераклыкта яшәүче кешеләр сасы төтен исе иснәп яшәде. Без фәнни
яктан якын килеп, Россиядә беренчеләрдән булып мондый зурлыктагы чүп полигонын
торгыздык. Һәм бүгенге көндә чүплек яшел калкулыкка әйләнде», – дип сөйләде
Илсур Метшин.
Ләм кырлары мәсьәләсен хәл итү
экология белән бәйле заманча
чишелешләрнең тагы бер ачык мисалы булып
тора. 1970 еллардан башлап агынты сулардан калган утырманы урнаштыру өчен 110
гектар җир бүлеп бирелгән, анда көн саен 250 тоннага якын калдык түгелгән.
Әлеге системаны үзгәртү өчен «Водоканал» предприятиесе Россиядә беренче булган
Утырманы термомеханик яктан эшкәртү цехын төзегән. Хәзер утырманы ләм кырларына
илтеп түгү урынына предприятие тәүлегенә 70 тоннага якын бөртек рәвешендә
тыгызланган вак төер (гранула) җитештерә. Һәм аларны икътисадның төрле тармакларында
эшли торган предприятиеләргә саталар. Параллель рәвештә элеккеге ләм кырларын
торгызу эше дәвам итә: хәзерге вакытта эшләрнең 97%-ка якыны башкарылган.
«Мин максатларыбызны тормышка
ашыру белән бәйле эшләрнең кайберләре турында гына сөйләдем. Галимнәр,
экспертлар, төрле шәһәр бергәлекләре, бизнес ярдәмендә 2025 елда без Казанның
тотрыклы үсеше стратегиясен эшләдек һәм аны гамәлгә ашыра башладык. Бик
катлаулы бурычлар куелган, әмма без яшь буынга яшәү өчен уңайлы булган,
чәчәкләргә күмелеп утыручы яшел шәһәрне мирас итеп калдырырга тиеш», – дип
фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин халыкара муниципаль
хезмәттәшлекне үстерүгә аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, 2024 елда Казан БРИКС+
илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясен булдыру тәкъдиме
белән чыккан. Оешма экология, туризм, мәдәният һәм цифрлы технологияләр
өлкәсендә тәҗрибә алмашуны, хезмәттәшлекне үстереп, Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимиятләр белән бергә эшли.
Ике ел эчендә ассоциация
ярдәмендә архитекторлар һәм язучылар, югары уку йортлары җитәкчеләре белән
студентларның очрашулары, спорт ярышлары, халыкара форумнар оештырылган. Мэр
Казанда узган һәм 13 илдән 150 яшүсмерне берләштергән БРИКС яшүсмерләр
фестивален әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип атады.
Тотрыклы үсеш төшенчәсен аңлау
күренешенең ничек үзгәрүе турында сөйләгәндә, мэр халыкның ихтыяҗлары күбәюен
аңлатып китте. Хәзерге вакытта тормыш сыйфаты торакка, азык-төлеккә ия булу
белән генә чикләнми, әлеге төшенчә белем алу, ял итү, сәяхәтләр, ирекле
хәрәкәт, үз-үзеңне иҗади яктан тормышка ашыру, цифрлы җәмгыятьтә катнашу
мөмкинлекләре белән дә бәяләнә.
«Муниципаль хакимиятнең роле дә үзгәрә. Ул территорияләр, шәһәр хуҗалыгы
белән идарә итүдән башлап кешеләрнең иминлеге өчен шартлар тудыру мәсьәләләрен
дә хәл итә. Аерым сорауларны чишү белән бергә, төрле буын һәм социаль төркем
мәнфәгатьләрен исәпкә ала торган чаралар уйлап таба. Нәкъ менә шуңа күрә бүген
кайгыртучан шәһәр турында ешрак сөйлиләр – мондый калада кеше муниципаль
хезмәтләр алучыдан бигрәк, барлык үзгәрешләргә сәбәпче булган төп кыйммәткә
әйләнә», – дип аңлатты Илсур Метшин.
Казан мэры халыкара көн тәртибе буенча гаилә кыйммәтләрен, милли
гореф-гадәтләрне саклау белән бәйле яңа өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләп
үтте. Ул искәрткәнчә, бу мәсьәләләр июньдә Мароккода Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимиятләр, БРИКС шәһәрләре вәкилләре катнашында узган очрашуларда
каралган.
Чыгышына йомгак ясап, Илсур Метшин хәзерге вакытта муниципаль
берәмлекләрнең үсеш буенча алдагы дистә еллар өчен яңа өстенлекле эш
юнәлешләрен билгеләү белән шөгыльләнүен әйтеп үтте. «Тотрыклы үсешкә бәйле
глобаль көн тәртибенең киләчәге халыкара конференцияләрдә, илкүләм хөкүмәтләрдә
генә билгеләнергә тиеш түгел. Җирле хакимият органнары глобаль багланышларның
тулы хокуклы катнашучылары сыйфатында 2030 елдан соңгы чорга тотрыклы үсешкә
бәйле Көн тәртибендә аерым, әһәмиятле урын алырга тиеш, дип ышанам. Тотрыклы
үсешнең киләчәге кайдадыр еракта түгел – ул безнең шәһәрләрдә, безнең
бергәлекләрдә, һәр кеше тормышында чагыла».
Сессиядә катнашканнан соң Казан мэры Илсур Метшин Россиянең хезмәттәшлек
җитәкчесе урынбасары Константин Колпаков, Иранның Тәбриз шәһәре мэры Ягуб
Хушьяр белән эшлекле очрашулар үткәрде. Яклар элемтәләр урнаштыру, киләчәктә
үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Халыкара муниципаль форум-2026 23–24 декабрь көннәрендә Мәскәүдә уза. Форум
тәҗрибә уртаклашу, шәһәрләр һәм төбәкләр үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча
фикер алышу мәйданчыгы булып тора.
Чара федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге хакимият органнары вәкилләрен,
муниципаль берәмлек башлыкларын, эшмәкәрләрне, экспертларны, чит ил делегацияләрен
берләштерә.
Форумда катнашучылар идарә итү буенча нәтиҗәле алымнар, заманча
технологияләр куллану, шәһәр мохитенең сыйфатын арттыру, халык тормышы өчен
уңайлы шартлар тудыру, шулай ук халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер
алыша.
Форумны ачу тантанасы «Россия» милли үзәгендә узган. Эшлекле очрашуны
Росконгресс фонды оештыра. Россия Хөкүмәте ярдәмендә Бөтенроссия җирле
үзидарәне үстерү ассоциациясе аны оештыруда ярдәм итүче санала. Мәскәү Хөкүмәте
– чараның генераль партнеры.