(KZN.RU, 17 гыйнвар). Казан шәһәре Башкарма комитетында кадрлар белән бәйле чираттагы билгеләнешләр хакында “дүшәмбе киңәшмәсе” катнашучыларына бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе Алексей Песошин хәбәр итте.
Шулай итеп, Корнилов Марат Александрович 2013 елгы Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча комитет рәисе вазыйфасына билгеләнде.
Марат Корнилов 1975 елның 25 июль көнне Түбән Кама шәһәрендә туа. 1998 елда Казан дәүләт технология университетының инженер-технолог, инженер-менеджер белгечлекләре буенча тәмамлый. 3 класслы муниципаль киңәшче чины бар.
Моңа кадәр Марат Корнилов “Федераль максатлы һәм региональ программалар дирекциясе” ДУ (Казан) генераль директорының урынбасары һәм Казан шәһәре Вахитов районы администрациясе башлыгының урынбасары вазыйфаларында эшләгән.
Хөсәенов Камил Фоат улы Казан шәһәре Башкарма комитетының Төзелеш тармагын үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы булып билгеләнде.
Камил Хөсәенов 1970 елның 5 октябре көнне Казан шәһәрендә туа. Өч югары белеме бар: 1993 елда инженер белгечлеге буенча А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтын, 1996 елда – Казан финанс-икътисад институтын (менеджер), 2003 елда – В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (юрист) тәмамлый.
Камил Хөсәенов “Мелита” акционерлар җәмгыятенең баш бухгалтеры, “МЭЛТ” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең баш бухгалтеры, коммерция директоры, хокук эшләре буенча генераль директор урынбасары булып эшли. Камил Хөсәенов шулай ук “Хитон” ачык акционерлар җәмгыятенең финанс директоры, генераль директор вазыйфаларын башкаручы, генераль директорның беренче урынбасары, “Холод” ААҖ башкарма директоры була. Бүгенге билгеләнешенә кадәр Камил Хөсәенов “Казан шәһәренең торак инвестиция компаниясе” ААҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары вазыйфасында эшли.
Бүген үк тагын бер билгеләнеш турында билгеле булды: Кадошников Иван Сергеевич тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе булып эшләячәк.
Иван Кадошников 1978 елның 26 июль көнне Пущинода (Мәскәү өлкәсе) туа. 2000 елда икътисадчы-математик белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Муниципаль киңәшче 2 класслы чины бар. Инглиз телен камил белә.
Иван Кадошников Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүне әзерли торган махсус идарәдә хезмәт итә. ТР Мәдәният министрлыгының әйдәп баручы белегче вазыйфасында эшли.
Бүгенгә кадәр Иван Кадошников Казан шәһәренең Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисенең урынбасары, рәис вазыйфаларын башкаручы булып эшли.