(KZN.RU, 22 гыйнвар). Бүген Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда I Казан шәһәр Спартакиадасы башланды. Бу көннән башлап шәһәр хуҗалыгы барлык тармакларының хезмәткәрләре Казан җитәкчелеге әзерләгән масштаблы спорт һәм сәламәтләндерү программасы катнашучылары.
“Казан-2011” спартакиадасын ачу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов һәм Казан шәһәренең район администрацияләре башлыклары катнашты.
2013 Универсиадага күпләп салынган спорт комплексларының, беренче чиратта, Казан халкы файдасына кулланырга тиешлеге күп тапкыр әйтелеп килде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада объектларында эшне спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең спорткомплексларга ял көннәрендә йөри алырлык итеп оештырырга кушты. Әлеге адым илебезнең спорт башкаласын иң сәламәт булуына да ярдәм итәргә тиеш.
Казан администрациясе әзерләгән программаның максаты да шундый.
“Спартакиадада физик культура белән шөгыльләнергә теләгән һәрбер кеше катнаша ала. Безнең төп максат – кешеләрдә спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уяту”, - диде шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев.
Спартакиада ярышлары өч этапка уза.