Масштаблы спорт һәм сәламәтләндерү программасы шәһәр хуҗалыгының барлык өлкәләрен туплый.
(KZN.RU, 24 гыйнвар). Узган шимбәдә “Ак Барс” көрәш сараенда I Казан шәһәр Спартакиадасына старт бирелде. Бүгенге аппарат киңәшмәсендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы әлеге чараны үткәрүдә үрнәк булып торырга тиеш.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, яңа масштаблы спорт һәм сәламәтләндерү программасы – онытыла башлаган традицияләрнең берсе. Казанда Совет вакытында шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында үткәрелеп килгән спорт ярышлары бүген яңача үткәрелә. Казанда мондый рухтагы Спартакиадалар үткәрү шәһәребезнең Россиянең спорт сөюче шәһәре статусын кабат исбатлый.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республиканың барлык муниципалитетлары шундый ук спорт үсеше программасын кабул итәргә тиеш. Район һәм шәһәр башлыклары алдына куелган бурыч түбәндәгедән гыйбарәт: башкала Спартакиадасыннан репсублика хәрәкәте үсеп чыгарга тиеш.
Спартакиада үткәрү нәтиҗәләре буенча, иң актив катнашучылар һәм җиңүчеләр республика һәм муниципалитет күләмендә билгеләнәчәк, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Моннан тыш, төрле категорияләрдә аерыла алган командалар шулай ук бүләкләнәчәк.
“Спартакиадада барыбыз да катнашачак, моның белән республикабызга мисал булып торырбыз.Спорт белән шөгыльләнгән кешеләр саны буенча Казан, һичшиксез, лидер булырга тиеш”, дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, I Казан шәһәр Спартакиадасында муниципаль хуҗалыкның мәгариф, медицина, көч таләп итә торган структуралар, ТКХ, сәнәгать, финанс секторы, транспорт һәм элемтә, муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре һәм башка, барлыгы 10 өлкә хезмәткәрләре катнаша. Аерым бер катнашучылар төркеме булып дуслар төркеме чыгыш ясый. Бу дуслар, хезмәттәшләр, гаиләләр, спорт сөючеләр кебек төрле критерияләр буенча берләшкән коллективлар. Спартакиадада 150 меңнән артык казанлы катнашыр дип көтелә.
Спартакиададаспортның алты төре буенча катнашып була. Бу – чаңгы, җиңел атлетика һәм йөзү эстафеталары, волейбол, мини-футбол һәм “Күңелле старт”лар.
Шулай ук программада казанлылар өчен яңа булган кросс-фит (үзенә бер төрле гимнастика) спорт төре уздырыла.