(KZN.RU, 24 гыйнвар). Тиздән Казанның барлык бала табу йортында яңа туган баланы теркәү хезмәте башкаралачак. Бүгенне көнне шәһәрнең өч бала табу йортында әлеге хезмәт күрсәтелә.
Казан Мэры йөкләмәсе буенча, шәһәрнең барлык бала табу йортларында әлеге хезмәт күрсәтелергә тиеш. Әлеге программаны башлау өчен Интернетка тоташу кирәк, ә Казанның дүрт бала табу йортында мондый мөмкинлек юк, дип хәбәр итте шәһәрнең ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.
Казанның мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин хәбәр иткәнчә, калган 4 бала табу йортын бу атна эчендә Интернетка тоташтыралар.
Баланы теркәү һәм туу таныклыгы, мәҗбүри медицина полисын бала табу йортыннан ук алып китү – бик уңайлы, дип саный Илсур Метшин, югыйсә, моның бер генә тискәре ягы бар – яңа туган балага исемне әниләр баланың әтиләре ризасызлыгынннан башка бирә ала.
Бала табу йортында баланы теркәүдә әлегә кадәр мондый проблемаларның очраганы юк, дип билгеләде Альбина Шәвәлиева.
Гражданнарга электрон хезмәт күрсәтү эше популярлыгы арта бара. Шундый хезмәтләрнең берсен ГХАТ идарәсе тәкъдим итә: өйләнешү көнен һәм сәгатен алдан билгеләп кую. Ә дәүләт пошлинасын исә Интернет аша түләп, үзләренә уңайлы булган вакытта ГХАТка килеп, ниятләрен белдереп, гаризага кул куя алалар яшьләр, дип нәтиҗә ясады А.Шәвәлиева.