2011 ел дәвамында 3-7 яшьтәге балаларны балалар бакчасына урыннар белән тәэмин итү зарур
(KZN.RU, 24 гыйнвар). Казанда яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзү һәм булганнарын төзекләндерү максатыннан Татарстан Хөкүмәте башкалага 1,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 ел эчендә өч яшьтән алып балаларны балалар бакчаларына урнаштыру бурычын куйды. Бу ел эчендә Казанда 16 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен эксплуатациягә кертү планлаштырыла. Биш бина капиталь ремонтлау һәм төзекләндерелергә тиеш, 3 мәктәпкәчә учреждение төзелеп бетә.
Яңа Савин, Совет, Идел буе районнарында югары темпта торак төзелә, әмма шуның белән бергә кирәкле инфраструктура, шул исәптән, балалар бакчасы булдырылмый. Балалар бакчаларына чират артуы шуңа бәйле. Хәзерге вакытта Казанда 17 мең сабый балалар бакчасына чиратта исәпләнә, шулардан 5,4 меңе – 3 яшьтән олырак булган балалар.
“3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 4 мең ярым бала яңа балалар бакчасына урынлы булачак”, - ди Казан Мэры Илсур Метшин. “Балалар бакчасы, мәктәпкәчә белем бирү – ул бит мәктәпкә әзерлек. Мәктәпкәчә белем алмаган балалар аерыла. Аларга коллективка кереп китү авыррак, мәктәп программасы буенча белем алу да кыенлаша”, - дип сөйләде шәһәр башлыгы.
“Шундый кыска вакыт эчендә балалар бакчасы төзү җиңел эш түгел, әмма мәсьәлә ачык һәм быел без 16 яңа балалар бакчасын эшләтеп җибәрергә ниятләнәбез”, - диде И.Метшин.
Шәһәрнең балалар бакчаларына чиратка басу “Электрон чират” проектын тормышка ашыру эшендә Казан беренче эксперименталь мәйданчык булып тора. Ягъни, гаризалар кабул итү, учетка бастыру, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә юлламалар бирү – барысы да Интернет аша эшләнәчәк. Якын арада Казан ата-аналары үз баласын сайтта теркәп, балалар бакчасына чиратка алданрак баса алачаклар. Эшкә чыгу вакытын да алданрак планлаштырып була дигән сүз.