Казанның Икътисадый үсеш комитетының башлыгы билгеләнде
(KZN.RU, 31 гыйнвар). Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты рәисе вазыйфасына Сергей Ватанин билгеләнде.
Моңа кадәр Сергей Ватанин Киров районы Администрациясе башлыгының беренче урынбасары, шәһәрнең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең урынбасары булып эшләде. Сергей Ватанин җитәкчелеге астында Икътисадый үсеш комитеты яңа дәрәҗәгә чыгар дигән өмет белдерде Казан Мэры.