(KZN.RU, 31 гыйнвар). “Лепрекон” кафесында булган янгын факты буенча җентекле тикшерү үткәрелергә тиеш. Гаеплеләр җәзасын алырга тиеш, ә шәһәр хакимияте киләчәктә мондый хәлнең килеп чыкмавына бар көчен куярга тиеш. Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
“Бу бит зур кайгы. Яшәргә, эшләргә тиешле дүрт кеше һәлак булган. Вафат булганнарның туганнарының зур кайгыларын уртаклашабыз. Җентекле тикшерү үткәрү зарур, гаеплеләрне җәзага тартырга кирәк”, - диде Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, 30 гыйнвар көнне иртәнге 3 сәгать 10 минутта “Лепрекон” клубында янгын хакында хәбәр килде. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов сүзләренә караганда, 3 сәг.13 минутта оператив төркем һәм коткаручылар һәлакәт урынында булган. 4:00 сәгатьтә ут чикләп алынган, ә 5:00 сәгатькә сүндерелгән. Янгын урынында 4 мәет табылган. Алар – 33 яшьлек Александр Пронин, 24 яшьлек Аяз Шәйхетдинов, һәм 23 яшьлек Тимур Вәлиуллин һәм Сергей Михеев.
Янгынны сүндерүгә 137 кеше һәм 42 техника берәмлеге җәлеп ителде, - дип хәбәр итте Фердинанд Тимерханов.
“Лепрекон” кафесы 2009 елның апрель аенда ачылган. Заведение администрациясе алкоголь продукциясенә хокук лицензиясе алу нияте белән чыккач, кафеда күрсәтелгән барлык заллар тикшерелә.
Янгынга каршы күзәтү башлыгының вазыйфаларын башкаручы Валерий Бабин сүзләренә караганда, “Лепрекон” кафесының барлык заллары иминлек таләпләренә туры килгән. Әмма шуны да искәртергә кирәк: әлеге тикшерү барышында гомуми заллар санына заведениеның VIP өлеше керми, ә янгын чыганагы нәкъ шунда барлыкка килгән.
Шунысын да исәпкә алырга кирәк, заведение 22 сәгатькә кадәр эшләргә тиеш була, шуңа күрә документация буенча “Лепрекон” төнге клуб түгел, ә кафе буларак бара. Төнге клуб һәм кафе өчен башкарылган иминлек кагыйдәләрендә аермалыклар бар. “Мәсәлән, төнге клубларда тревога вакытында музыка сүндерелергә тиеш”.
“Тикшерелмәгән заведениеләр исемлеген төзеп, эшкә керешергә кирәк. Бизнес вәкилләрен тикшерүләрдән тыеп, казанлылар тормышы куркыныч астында калырга тиеш түгел”, - дип белдерде Илсур Метшин.
“Бездә һәрбер кеше нәрсәдә булса экономия ясый, нәтиҗәдә, кешеләр иминлегендә экономия килеп чыга. Тикшерүдән баш тарткан заведениеләрне “кара” исемлеккә кертергә кирәк – казанлылар аларны белергә тиеш, кая барасын аңлы рәвештә сайласыннар. Тагын бер кат кабатлыйм, әлеге трагедия гаеплеләре җаваплылыкка тартылырга тиеш, бүтән мондый хәл килеп чыкмасын өчен барысын эшләргә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.