(KZN.RU, 4 февраль). Бүген Казан Мэры ислам җөмһурияте Иранның Казандагы генеральконсулы Реза Багбан Кондори белән очрашты. Консулның Казандагы дипломатик миссиясе ахырына якынлашты, ул ватанына юл тота.
Кондори әфәнде әлеге вазыйфада 2007 елның ноябрь аеннан башлап эшләп килде. Иранның Казандагы генераль консуллыкның дипломатик ведомствосын өч елдан артык җитәкләде.
Иран дипломаты Казан Мэрына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде, Казанның үзенчәлекле спорт полюсына әйләнә баруын, халыкара әһәмиятле чараларны үткәрү урыны икәнлеген билгеләде. “Казанда булган вакыт аралыгында, шәһәр тагын да матурая төште”, - диде Иран дипломаты.
Белешмә өчен: Иран генконсуллыгының Казандагы консул округына Татарстан, Башкорстан, Чувашстан, Марий Эл, Удмуртия, Коми, шулай ук Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск, Пермь, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре территорияләре кертелгән.
Хәзерга вакытта Иран ягы ярдәме белән КФУ карамагындагы Россия-Иран җәмгыяте бүлеге, ТДГПУ һәм ТР ФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты карамагындагы иранистика үзәкләре эшләп килә, “Алтын мөнбәр” халыкара фестивалендә Иран кинематографиячеләре актив катнаша, Казанның югары белем бирү йортларында Иран студентлары белем ала.