(KZN.RU, 7 февраль). Казанның юл хезмәтләренә кардан чистарту техникасын кардинальрәвештә яңадан җиһазландыру мөһим. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы шәһәр хезмәтләренә түбәләрне чистартуның мөмкин булган механизмнарын карап тикшерүне йөкләде. “Яңа елда кардан һәм түбәләрдән тамчы бозын чистартуның яңа юлларын эзләргә кирәк”, - диде Шәһәр Мэры.
“Җәй эчендә без кар чистарту техника паркын кардинальрәвештә яңартырга тиеш. Бүгенге көнне бездә булган техниканың мөмкинлекләре белән икенче кышка кереп булмый. Финанслау механизмнарын карагыз, лизинг, теләсә кайсы очракта алачакбыз”, - ассызыклады Илсур Метшин.
“Магистраль генә түгел, зур техника эшли алмаган барлык юлларны да исәпкә алырга кирәк”, - диде ул.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә Казан урамнарыннан 100 мең тонна кар чыгарылды, ә кыш башыннан бирле – 1 млн. 134 мең тонна. Әзерләнгән 160 мең тонна ком-тоз кушылмасының 90 меңе файдаланылган.