(KZN.RU, 7 февраль). Һәр казанлы торак-коммуналь хезмәтләргә быелгы бәя арту хакында кызыксындырган соравына җавап алырга тиеш.
Иртәгедән башлап, Казан Башкарма комитетының ТКХ комитетында 292-21-02 номеры белән 4 каналлы “кайнар линия” телефоны эшли башлый. ТКХ яңа тарифлары белән бәйле барлык сорауларны казанлылар белгечләрдән сорый алачак.
Шулай ук, якын арада идарә компания җитәкчеләре торак милекчеләре белән очраша. Идарә компанияләре һәм торак милекчеләре иптәшлеге узган ел эшчәнлекләре хакында хисап тотачак. Әлеге җыелышларда Башкарма комитет, район администрацияләре, Казан шәһәре Думасы депутатлары катнашыр дип көтелә.
“Идарә компанияләре тотылган һәрбер тиен турында хисап тотырга тиеш, һәр пункт буенча, нәрсәне тормышка ашырып булды, кайсылары икенче елга кала”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
Очрашуда казанлылар ТКХ яңа тарифлары хакында кызыксындырган сорауларын бирә алалар.
Казан Мэры торак милекчеләрен мондый очрашуларда актив катнашырга чакырды.