Әскәр Камалеев Казанның торак инспекциясен җитәкләде
KZN.RU, 7 февраль). Бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин Казанның дәүләт торак инспекциясенең яңа башлыгын тәкъдим итте.
Моңа кадәр Идел буе районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән Камалеев Әскәр Альберт улы ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары – Казанның дәүләт торак инспекциясе башлыгы вазыйфасына билгеләнде.
Камалеев Әскәр Альберт улы 1979 елның 24 декабре көнне Казан шәһәрендә туа. 2001 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының “юрист” белгечлеге буенча белем ала, 2004 елда – РФ Хөкүмәте карамагындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый, нефть-газ бизнесы менеджеры.