(KZN.RU, 9 февраль). 2013 елгы Универсиада үткәрүне оештыру өчен бүлеп бирелгән федераль акчалар нәтиҗәле файдалана, шуңа бәйле студентлар уенына әзерлек тулы көчкә бара. Бу хакта бүген РФ Премьер-министры Владимир Путинга Санкт-Петербург һәм Казанны тоташтырган махсус видеоконференция барышында хәбәр ителде.
Видеоконференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов, “Казан-2013” Башкарма комитеты” генеральдиректоры Владимир Леонов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев һәм Универсиада Авылы мэры Фәрит Абделганиев катнашты. Илебезнең Премьер-министрына алар булачак Универсиаданың титул объектларын тәкъдим итте.
Сәламләү сүзендә Владимир Путин Эрзурумда студентлар җыелма командасының беренче урыны алуын кабат билгеләп үтте. Шулай ук Премьер-министр 2008 елда Казанның уеннар үткәрү хокукына ия булуы, 2009 елда әлеге зур эшкә әзерлек башлануын искә төшерде. Бу вакыт эчендә федераль бюджеттан әзерлеккә 25 млрд.сум бирелгән. Быел шул ук максатлардан тагын 11 млрд сум бүлеп биреләчәге турында әйтте.
“2012 елның июнь аенда спортның барлык төрләре буенча тест чаралары уздырылырга тиеш, тоткарлыклар булмасын”, - дип белдерде Владимир Путин. “Эшләр график буенча бара”, - дип ышандырдылар Хөкүмәт Рәисен конференция катнашучылары.
“Ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Универсиадага әзерлек тулы көчкә бара. Уеннарга кадәр 884 көн калып бара, 30 спорт объектыннан 25е эшләп килә. 2013 елга кадәр тест рәвешендә Россия һәм дөнья күләмендәге 50 чара үткәрәбез. Безнең өчен бу зур тәҗрибә”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Эксплуатациягә тапшырылган, шәһәр халкы арасында популярлык казанган Универсиада объектларының берсе белән премьер-министрны Казан Мэры Илсур Метшин таныштырды.
Казан Мэры 2013 елгы Универсиадага әзерләнү сәбәпле, Казанда массакүләм спортның үсеш алуына аерым игътибар бирде. “Мисалга, “Алтын алка” турнирының финалында Казанның 4 мең баласы катнаша алды. Олылар өчен без шәһәр Спартакиадасын үткәрү традициясен кайтардык, быел анда 150 мең казанлы катнашыр дип планлаштырабыз. “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлегендә кабул ителгән “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы” үз нәтиҗәләрен күрсәтәчәк. Ә иң мөһиме, яшьләрнең менталитеты уңай якка үзгәрә”, - дип белдерде “Ватан” спорт комплексын тәкъдим итүнең ахырында Илсур Метшин.
Шулай ук Премьер-министрга Көрәш сараен, “Буревестник” ябык йөзү бассейнын, “Санкт-Петербург” волейбол үзәген һәм Универсиада авылын тәкъдим иттеләр. Владимир Путин студентлар шәһәрчегендә күпме кеше яшәгәнлеге, киләчәккә планнары белән кызыксынды.
“Хәзерге вакытта Универсиада Авылында дөньяның 37 иленнән 2732 студент яши. 1 сентябрьгә кадәр тагын 8 объект тапшырып, вузларның 3,5 мең укучысын урнаштыра алабыз. Аларның күбесе Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары була”, - дип белдерде Студентлар кампусы Мэры Фәрит Абделганиев. Владимир Путин эшнең яхшы темпта баруын билгеләде.
Республика Президенты һәм РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Универсиада объектларының уңайлы урнашуын билгеләделәр.
Республика башлыгы Казанның транспорт системасын үзгәртеп кору мәсьәләсен дә читләтеп узмады. Рөстәм Миңнеханов Универсиадага әзерлекнең транспорт планының раслануы турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортының икенче елга реконструкциясе тәмамланачагын аерым билгеләде. “Шул ук вакытта беренче комплексны быел тапшырабыз”, - диде ТР Президенты.
Видеоконференция ахырында Владимир Путин спортсменнарга – җиңүләре, конференциядә катнашучыларга эшләре өчен рәхмәтен белдерде.