(KZN.RU, 14 февраль). Казанның барлык муниципальучреждениеләре язгы ташкынга әзерләнергә, нәтиҗәләрен минимальләштерергә тиеш. Бүген Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин әлеге мәсьәләгә игътибар итте.
Казан метрополитенының ике “проблемалы станциясе” – “Тукай мәйданы” һәм “Сукно бистәсе”нең язгы су ташу чорына әзерлеге аеруча борчый. Аларның язга әзерлек мәсьәләсе буенча Илсур Метшин “Метроэлектротранс” МУП җитәкчесенә мөрәҗәгать итте.
“Сукно бистәсе” станциясенә килгәндә, проблема шунда ки, Вишневский урамыннан эрегән су күпләп агып төшә. Әгәр ул урамнан карны җыештырсак, язга әзер булабыз”, - диде “Метроэлектротранс” МУП башлыгы Әсфан Галәвиев.
Исегезгә төшерәбез, предприятиенең баш инженеры Эмиль Закиров язгы ташкынга каршы тулы бер чаралар комплексы башкарылганлыгын хәбәр итте. Аңа оештыру моментлары кергән кебек, техник – насосларны чистарту, системаны әзерләү һәм башкалары да керә.
“Тукай мәйданы” метро станциясен элеккеге елларда су басуына килгәндә, Эмиль Зарипов аның көчле яңгырларга бәйле булуы белән аңлатты. “Әгәр көчле яңгыр вакытында су бер ташкын булып ургылса, эрегән кар әкренләп төшә. Хәзерге вакытта “Тукай мәйданы” тукталышында каймалар урнаштырылды, шуңа бәйле эрегән кар проблема тудырырга тиеш түгел”, - дип ышандырды “Метроэлектротранс”ның баш инженеры.
Төзелеш этабында булган станцияләр өчен борчылуга нигез юк дип саный белгечләр. Төзелеп килгән барлык станцияләрдә суны суыртып алырлык махсус насослар бар.
“Язгы ташкынга каршы чаралар мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш, әлеге планның төп өлешләреннән берсе ул – шәһәрдән карны чыгару”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.