Казанның тикшерелгән 34 күңел ачу комплексыннан 3-се генә янгыннан сакланган
(KZN.RU, 14 февраль). Дәүләт янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге һәм прокуратура хезмәткәрләре Казанның җәмәгать урыннарын янгыннан саклану таләпләренә туры килгәнлеген тикшерүне дәвам итәләр. Мэриядә үткән “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков хәбәр иткәнчә, соңгы 10 көндә тикшерелгән Казанның 34 күңел ачу учреждениесенең 3-се генә янгыннан саклану таләпләренә туры килә. Хәзер исә калганнарында хилафлыкларны бетерү эшләре бара.
Казандагы “Лепрекон” кафесында 30 гыйнвар төнендә чыккан янгын 4 егетнең гомерен өзгәннән соң, кешеләр күпләп җыела торган, аеруча күңел ачу урыннарына республика буенча янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүләр игълан ителгән иде.
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев хәбәр иткәнчә, шәһәрнең ике районы территориясенә караган учреждениеләрне тикшергән вакытта барысында да диярлек тәртип бозу очраклары теркәлгән.
Һәр районда предприятие һәм учреждение саны күп икәнен исәпкә алып, район администрацияләре башлыкларына янгыннан саклану кагыйдәләре үтәлмәгән оешмалар исемлеген әзерләү өчен өстәмә 3 көн бирде. “Безне нәтиҗәләр кызыксындыра”, - диде шәһәр башлыгы. И.Метшин Казан прокурорына әлеге мәсьәлә буенча район прокурорлары белән эш итү бурычын куйды.