(KZN.RU, 15 февраль). Җир салымы арту һәм моңа бәйле проблемалар хакында бүген ТР Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясендә сөйләштеләр. Җир салымы ставкалары, шулай ук Казанда муниципаль җирне арендага алган өчен түләүнең үзгәрүе кайбер эшмәкәрләрдә резонанс тудырды. Эшмәкәрләр белән бүгенге бәхәс барлыкка килгән проблемалар махсус килештерү комиссиясе эше кысаларында үтте.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә җир салымы ставкалары соңгы тапкыр 2005 елда артты. 2010 елның 8 октябрендә узган сессиядә Казан шәһәр Думасы карары нигезендә, 2011 елның башыннан Татарстан башкаласында җир салымы ставкалары, шулай ук муниципаль җирне арендага алган өчен түләүләр артты.
Илсур Метшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Казанда салым һәм аренда түләүләренең күләме 5 ел дәвамында үзгәрмәгән. “Федераль закон нигезендә без моны һәр 5 ел саен эшләргә тиеш, әмма без кризис чорында салымнарны арттыра алмадык”, - дип ассызыклады ул.
Җир салымы – теләсә кайсы шәһәр өчен төп чыганакларының берсе икәнлеген ассызыклады шәһәр башлыгы.
Татарстан башкаласы җир салымы һәм аренда түләүләрен җыю буенча Россиянең эре шәһәрләре арасында соңгы урыннарның берсен били. Мисал өчен, узган елда Казан җир салымы һәм җирне арендалау буенча 2 миллиард сум акча җыйган. Новосибирск бюджеты керемнәрнең әлеге маддәсе буенча – 4,2 миллиард, Екатеринбург – 3,6 миллиард, Пермь – 3,7 миллиард, Ростов-Дон бюджеты 3,2 миллиард сумга тулыланган. “Халкы миллионнан арткан барлык шәһәрләр дә 1,5-2 тапкыр күбрәк салым җыя”, - дип ассызыклады шәһәр мэры. Казан бер квадрат метр территориядән 3,3 сум күләмендә салым җыя, шул ук вакытта башка зур шәһәрләрдә бу күрсәткеч сизелерлек югары.
Озак вакыт дәвамында салым ставкаларының артмавы шәһәр бюджетына тикәре йогынты ясап калмыйча, җир биләмәләрен нәтиҗәсез куллануга китерде дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек сораулары буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясенең президенты, “Казан вертолет заводы” ААҗ директорлар советының рәисе Александр Лаврентьев шәһәр хакимиятен хезмәттәшлеккә әзерлеге өчен һәм актив диалогка әзерлеге өчен рәхмәт белдерде.
мма, Александр Лаврентьев фикеренчә, һәм предприятие һәм эшмәкәрләр өчен, һәм шәһәр өчен үзара кабул итә алырлык салым ставкаларын эшләп чыгарырга кирәк. Моның өчен Казан шәһәре Думасы депутатларына җир салымы мәсьәләсенә кайтып, мөмкин булса, коэффициент артуын “сузарга” кирәк.
Шәһәр җитәкчелеге белән диалог кече һәм урта бизнес бизнес, предприятие вәкилләренә үз проблемаларын яңгыратып, җир салымы артуының тудырачак проблемалары хакында үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирде.
“КМПО” ААҖ генераль директорының урынбасары Владислав Карпов җитештерү предприятиеләре өчен 0,4-тән 0,6-га кадәр арткан җир салымы ставкасын кабат карап тикшерергә тәкъдим итте. Моннан тыш, В.Карпов предприятие милкендә булган 145-нче номерлы һәм 68-нче номерлы лицейларны муниципаль милеккә тапшырырга тәкъдим итте. Мэр әлеге фикерне хуплады, бу – киң таралган хәл: предприятие хисабында кирәкмәгән җир исәпләнә, ә шәһәр исә, балалар бакчасы яисә музыка мәктәбе өчен урын табалмый.
“Татнефтепродукт” генеральдиректоры Рөстәм Сабиров аның предприятиеләренә җир салымы 300%-ка артканын белдерде. Аның сүзләренә караганда, шәһәр бизнес белән эшләргә тиеш, әлеге мәсьәләдә консенсус табарга кирәк. “Һичшиксез, шәһәр хуҗалыгына яшәргә кирәк һәм салымнар артуы котылгысыз, әмма ул акылга ярашлы булырга тиеш”, - дип саный ул.
Шәһәр хакимияте барлыкка килгән ситуациядән үзенә нәтиҗәләр ясады дип белдерде Рөстәм Нигъмәтуллин. “Безгә аңлату эшләрен тагын да тыгызрак алып барырга, җир салымы ставкаларына әкренрәк күчәргә кирәк булган”, - дип ассызыклады ул.
Бәхәскә нәтиҗәләр ясап, Илсур Метшин яңалыкның һәрвакыт авыр керүен билгеләде, ләкин шәһәр җитәкчелеге диалогка әзерлеген белдерде.
Казан җитәкчлегенең шәһәр предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашулар дәвам итәчәк. Атна ахырына килештерү комиссиясе җир салымы һәм җирне арендалауга арткан бәяләр белән бәйле проблемалардан чыгу юлын эшләп чыгарып, Казан шәһәре Думасы депутатларына тәкъдим итәргә тиеш.