Илсур Метшин "Русич" поездында йөреп кайтты
Бүген Казан метросында “Русич” дип аталган яңа поезд беренче пассажирларын йөртеп кайтты.
Иртән “Җиңү паркы” станциясе тукталышында әлегә таныш булмаган “Русич” поезды беренче пассажирларын көтеп тора иде.
“Бу яңа состав безнең өчен чыннан да көтеп алынган. “Җиңү проспекты” һәм “Кәҗә бистәсе” станцияләре ачылганнан соң, акча җитмәү сәбәпле яңа поездлар ала алмадык. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән якын арада Казан метросында яңа өч состав барлыкка киләчәк”, - дип аңлатты шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Тышкы яктан “Русич” поезды Казан метрополитены пассажирлары күреп күнеккән поездан аерыла. Уңайлылык ягыннан элеккеге поездлардан аермалы буларак, “Русич”та кондиционерлау, җылыту, һава алыштыру системасы бар. Вагоннар саны белән дә яңа состав аерылып тора: аның вагоннары 3 кенә булса да, поездның гомуми озынлыгы 5 метрга артыграк, димәк, пассажирлар да күбрәк сыя. Төгәлрәге, иске поездлар 668-әр кеше сыйдырышлы саналса, монысына 732 кеше керә ала.
Яңа состав үз юлын “Җиңү проспекты”ннан башлады. Беренче пассажирлары арасында Казан Мэры Илсур Метшин да бар иде. Шәһәр башлыгы состав, машинист кабинасы белән танышты, вагонның уңайлылыгында инанды.
“Җиңү проспекты”ннан алып “Кремль” тукталышына кадәрге юл аралыгында Илсур Метшин метро пассажирлары белән әңгәмә корды. Казан Мэры юлдашлары белән Казанда метрополитен үсеше планнары белән бүлеште. “Хәзерге вакытта тагын яңа ике поезд һәм метроның “Декабристлар”, “Заводская”, “Мәскәү” станцияләре төзелеше тора. Яңа ике состав мартта ук булачак, якын арада этеш-төртеш булмаска тиеш. Әкренләп пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерәбез һәм 2013 елгы Универсиада алдыннан транспорт инфраструктурасын үстерүен һәм камилләштерүен дәвам итәбез”, - диде Илсур Метшин.
“Русич” тибындагы поезд Мәскәү метросында 6 ел эксплуатацияләнә, бу вакыт эчендә үзен яхшы яктан гына күрсәткән.
Бүген метро пассажирлары шәһәр башлыгы белән бер вагонда булуларына шаккатты, әмма Илсур Метшин “монда” еш кунак булуы турында сөйләде. “Метрополитен тоннеленә айга берничә мәртәбә төшәргә туры килә. Станцияләр үзләреннән үзе төзелми бит, казанлылар лаеклы нәтиҗә күрсен өчен бик күп мәсьәлә хәл итәргә туры килә”.