(KZN.RU, 19 февраль). Казан шәһәре Думасы икенче чакырылышының IV сессиясе 3 март көнне 10 сәгатькә билгеләнде. Мондый карар бүген Казан шәһәре Думасы Президиумының утырышында кабул ителде. Президиумның 13 әгъзасыннан 11-е катнашты. Карар кабул итү өчен кворум бар иде.
Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева президиумда катнашучыларга киләсе сессиядә фикер алышуга куелган мәсьәләләр турында белдерде. Көн үзәгенә 18 мәсьәлә куелачак. Нигездә, алар барысы да узган ел эшчәнлеге буенча хисап тотуга кагылачак.
Аерым алганда, 2010 елда Казан Мэры эшчәнлеге турында, шәһәр башкарма комитеты һәм аның җитәкчеләре эшчәнлеге буенча хисап тәкъдим ителәчәк. Беренче ике мәсьәлә буенча Мэр Илсур Метшин чыгыш ясаячак. Шулай ук Казанның Контроль–хисап палатасы эшчәнлеге һәм Казаның муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразланган планы үтәлү буенча да хисап булачак.
Моннан тыш, шәһәр Мэры сессия көн үзәгенә “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын гамәлгә кертү чаралары” мәсьәләсен кертте. Казан Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе һәм шәһәр прокуроры Татарстан башкаласында җәмәгатьчелек тәртибе һәм шәһәрдә имин яшәү шартлары булдыру турында белдерәчәк.
Депутатларга шәһәр Думасының Казанның 2011 елгы бюджеты һәм 2012–2013 елларның планлаштыру чоры турындагы карарына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Бу мәсьәлә буенча Казан Финанслар идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов чыгыш ясаячак.
Бүген Казан шәһәре Думасы президиумы утырышында сессия көн үзәгенә җир салымына кагылышлы мәсьәләне дә кертергә карар ителде.
Сессиядә тикшереләчәк мәсьәләләр исемлегендә - Казан шәһәре Думасының карарларына үзгәрешләр кертү, Казанның Төзелеш һәм җир биләмәләреннән файдалану кагыйдәләренең шһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү, Казан шәһәре Думасы депутаты Камил Хөсәеновның башка административ эшкә күчеп, депутат буларак вазыйфалары тәмамлануы һәм башкалар.
Сессиягә әзерлек кысаларында 25 февраль көнне Депутат көне үткәрү планлаштырыла. Булачак сессиягә әзерлекне 1 мартка кадәр тәмамлау киңәш ителә.