(KZN.RU, 21 февраль). Казан Башкарма комитеты 2012 елга соципотека программасы буенча торак төзелеше планнарын башкара. 250 мең кв. метрны куллануга кертү бурычы куелды. 100 меңе Һади Такташ, Чистай, Можайский һәм Фучик урамнарында төзеләчәк. Моннан тыш, муниципалитет тарафыннан Юдино бистәсендә яңа микрорайон төзелеше мәсьәләсе каралды.
“2012-2013 елларда анда 240 меңнән ким булмаган торак төзергә ниятлибез. Бистәдә тузган һәм авария хәлендә булган йортлар күп. Яңаларны шулар урынына салырга була, бистәләренә ияләшкән кешеләрне дә шунда урнаштыра алабыз. Проектны тормышка ашыру Юдино бистәсен яңа дәрәҗәгә чыгару һәм шәхси инвестицияләр өчен җәлеп итә алырлык булачак”, - дип хәбәр итте Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.
“Проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Әзерлек мәсьәләләрен хәл итеп, июль аенда төзү эшләренә керешеп була”, - дип аңлатты А.Нигъмәтҗанов.
“Юдино – яхшы мәйданчык. Балалар бакчасы, мәктәп, поликлиника кебек кирәкле социальинфраструктура бар. Транспорт белән тәэмин ителеше чагыштырмача начар түгел – автобус маршрутлары, электричка. Болардан кала, экологик яктан чиста урын, якында гына Идел, урман саф һава”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.