(KZN.RU, 21 февраль). Бүген Казан Мэры Төркия Республикасының Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ачылган вакыттан башлап, Әхмәт Акынты – сигезенче консул. Ул бу елның гыйнвар аеннан эшкә кереште. Илсур Метшин Әхмәт Акынтыны кунакчыл Татарстан җирендә сәламләде һәм яңа эшкә керешүе белән котлады.
“Төркия халкы Татарстан тормышында актив катнаша. Соңгы ун елда гына Төркия Җөмһүрияте безнең республикага нык тәэсир итте”, - диде Казан Мэры. “Казанда төрек бизнесменнары эшли. Төркия компанияләре Казанның 1000-еллыгына әзерлектә ярдәм итте, бүген алар Универсиада объектларын төзиләр, ничек эшләргә икәнен күрсәтәләр”, - дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Төркиянең мәгарифтәге өлеше дә шактый: Татарстандагы төрек лицейлары тәртип, дисциплина, гореф-гадәт, югары дәрәҗәдә белем бирү үрнәге булып тора. Спортка килгәндә, “Рубин”ның төрек уенчысы Гөкдениз Карадениз, И.Метшин сүзләренә караганда, иң яраткан футболчыларыбызның берсе.
Әхмәт Акынты фикеренчә, консуллык алдында торган төп максатларның берсе – консуллык округы территориясендә яшәгән гражданнарга ярдәм күрсәтүне тәэмин итү, сәүдә-икътисадый һәм мәдәният чаралары үткәрү, шулай ук хакимият органнары вәкилләре һәм төрек вәкилләре арасында үзара эшләүне җайга салу.
2007 елның сентябреннән башлап Ә.Акынты Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелегендә башта беренче сәркатип, аннары киңәшче булып эшләгән, хәзер исә Татарстан Республикасының башкаласына күчте.
Белешмә өчен: Әхмәт Акынты Анкара шәһәрендә 1973 елның 22 ноябрь көнне туган.
1995 елда Анкара Университетындагы сәяси фәннәр факультетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә белем ала.
2007-2010 елларда – Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелегендә эшли.
2011 елның 1 гыйнварыннан – Төркия Республикасының Казандагы генеральконсулы.
Инглиз телен белә. Өйләнгән (тормыш иптәше - Өзге Ялазы Акынты).