(KZN.RU, 21 февраль). Татарстан башкаласында торак йортларның түбәләрен кардан чистарту эше ахырына якынлашып килә. Казанның Вахитов районында барлыгы 2293 түбәдән чистартылмаган 35 түбә калып бара. Бу хакта Мэриянең аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр итте.
Александр Лобов сүзләренә караганда, коммерция биналары белән эшләү авырга килә. Күбесенең түбәләре кыш буена бер тапкыр да чистартылмаган. 75 ваемсыз хуҗага карата административ протокол төзелгән.
Еш кына бина хуҗаларын табып, протоколларны тапшырып булмый. Әлеге проблеманы хәл итү өчен Казан прокуратурасы хезмәткәрләре җәлеп ителде. Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренә караганда, административ-техник комиссия хезмәткәрләре прокурорларга күрсәтмәләрне үтәмәгән милекчеләр исемлеген тапшырган. Биналарын “бикләгән” хуҗаларны яисә һәрвакыт “булмаганнарны” эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән бергәләп эзләячәкләр.
Милекчеләрнең бер өлеше административ комиссия күрсәтмәләренә әһәмият бирмиләр. Алар белән прокуратура аша “сөйләшәчәкләр”. Исегезгә төшерәбез, вакытында чистартылмаган түбәләр өчен штраф санкцияләре физик затлар өчен 2-3 мең булса, юридик затлар өчен 10-30 мең сум тәшкил итә.
Бина хуҗаларына басым ясауның тагын бер чарасы – җитәкчене дисквалификацияләү. “Административ кодекста җитәкчене җәзалауның дисквалификацияләүне керткән маддәләр бар”, - диде Илдус Нәфыйков.
Хәзерге вакытта чистартылмаган түбәле иң катлаулы объектларның эшен туктату турындагы дәгъва гаризалары җибәрелгән. Аларга “Здоровье” комбинаты” сәламәтләндерү комплексы, “Туган авылым” ресторан һәм күңел ачу комплексы һәм Үзәк базар керә.
“Бу атна дәвамында түбәләрдән кар чистарту эшен тулысынча тәмамларга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.