(KZN.RU, 28 февраль). Казан торак йортларының түбәләре кардан 100%-ка чистарылган. Бу хакта бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр итте.
А.Лобов сүзләренә караганда, коммерция биналары белән булган ситуация әлегә шулай ук авыр кала. Бина хуҗаларын табып, түбәләрне чистарту буенча эшләр үткәрү кирәклеге турында протоколларны тапшыру авыр. А.Лобов билгеләп үткәнчә, Административ-техник идарә белән бергәлектә милекчеләрнең бер өлешен табып булды, әмма 300 авыш түбәле оешма хуҗалары белән бүгенгә кадәр очрашып булмый.
“300 бина – саны зур түгел, әмма бәла-каза өчен берсе дә җитә”, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы административ-техник инспекция, торак-коммуналь хезмәте, прокуратура, түбәләре чистартылмаган килеш калган коммерция биналары хуҗаларын ачыклау буенча эчке эшләр органы эшен кискен тәнкыйтьләде.
“Милекчеләрнең бер өлеше Мәскәүдә, җибәрелгән телефонограммаларга һәм хатларга җавап бирмиләр”, - диде А.Лобов. – Ситуация катлаулы булган урыннарга үзебез чыгабыз, үзебез чистартабыз. Әмма шәһәрдәге барлык түбәләрне милекчеләр өчен чистартып чыгу эше мөмкин түгел”.
Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков хәбәр иткәнчә, ваемсыз милекчеләр белән шәһәрнең административ-техник инспекция, прокуратура һәм эчке эшләр органы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән алып барыла.
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан чистартылмаган түбәле, аеруча катлаулы булган объектларның эшен туктату турында дәгъва белдерүләре җибәрелгән. Алар арасында “Сәламәтлек” комбинаты (“Комбинат “Здоровье”), “Туган авылым” ресторан һәм күңел ачу комплексы һәм Үзәк базар.
Законнарга караганда, вакытында чистартылмаган түбәләр өчен юридик затларга 10-30 мең сум, вазыйфаи затларга 2-3 мең сум күләмендә штраф каралган.
Илсур Метшин җаваплы ведомстводалардан коммерция биналарының ваемсыз хуҗалары белән эшне көчәйтергә һәм кыска вакыт аралагында түбәләрне чистарту эшен тәмамлауны йөкләде.