Бүгенге көнне шәһәрдән 1 млн. 300 мең тонна кар чыгарылган һәм һәр төнне шәһәрдән карны чыгару эше дәвам итә. Беренче чиратта, эш яңгыр канализацияләре булмаган һәм су астында калырга мөмкин булган урамнарда бара.
(KZN.RU, 28-нче февраль). Бүген кышның соңгы көне, әмма синоптиклар фаразларына караганда, атна ахырында кар әлеявачак. “Язгы ташкын нәтиҗәләрен мөмкин булганкадәр киметү өчен атна дәвамында шәһәрдән карны чыгарырга кирәк”- мэриядә үткән “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә шәһәр башлыгы әнә шундый бурыч куйды.
Моның өчен максималь рәвештә төягеч, самосвал һәм грейдерларны җәлеп итү зарурлыгын ассызыклады Казан шәһәре Мэры. Бүгенге көнне шәһәрдән 1 млн. 300 мең тонна кар чыгарылган һәм һәр төнне шәһәрдән карны чыгару эше дәвам итә. Беренче чиратта, эш яңгыр канализацияләре булмаган һәм су астында калырга мөмкин булган урамнарда бара.
Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык эшләре буенча урынбасары А.Лобов хәбәр иткәнчә, шәһәрдә ташкынга каршы чаралар гамәлгә кертелде. Шәһәрнең барлык предприятиеләренең кизү тору бригадалары исемлеге төзелгән.
“Ташкынга каршы чараларны тормышка ашыру буенча төп эш “Водоканал” МУПка йөкләнә”, - диде А.Лобов. Су астында калырга мөмкин булган зоналар билгеле – иң катлаулылары – Казанның Идел буе һәм Совет районнары, Борисково, Мирный, Первомайский, Салмачы, Вишневка, Карьер, Царицыно, Әки, Сосновка, Кече Клыки, Колсәет, Кече Дәрвишләр бистәләре. Ташкын вакытында боз Казансу, Нокса һәм Киндерка елгаларында тоткарланырга мөмкин.
“Ситуацияне, нигездә, район администрацияләре башлыклары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре контрольдә тота”, - диде А.Лобов. Әмма ливневкалар җитмәү сәбәплеташкын вакытында җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Шәһәр канализацияләр белән 30%-ка гына җиһазландырылган, төп магистральләрдә суны өстән үткәрү каралган.
Шәһәр башлыгы район башлыкларына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергәләп, су астында калырга мөмкин булган зоналар билгеләнгән җентекле карта булдыруны йөкләде. “Әлеге участоклардан карны беренче чиратта чыгарырга”, - дип өстәде И.Метшин. “Һәр район башлыгы үз участокларына аеруча игътибарлы булырга тиеш”, - дип ассызыклады Мэр.