Илсур Метшин 2013 елгы Универсиаданы һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын...
(KZN.RU, 28-нче февраль). 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен Казан шәһәрен әзерләү максатыннан Татарстанда республика комиссиясе оештырылды. Моңа бәйле, Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 24 февральдә имзаланган бу указ ТР Президентының рәсми сайтына урнаштырылган.
Комиссия ТРның дәүләт хакимияте органнары, ТР буенча башкарма хакимияте федераль органнарының территориаль органнары, ТРның җирле үзидарә органнары, 2013 елгы уеннарны һәм 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрергә Казанны әзерләү буенча җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре арасында мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан оештырыла.
Комиссияне ТРның премьер-министры Илдар Халиков җитәкләде. Аның урынбасарлары Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТРның төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин булды. Комиссиядә барлыгы 38 кеше.