(KZN.RU, 28-нче февраль). Бюджет кредитын исәпкә алмаганда, Казан шәһәренең муниципаль бурычы бер ел эчендә 304 млн.сумга кимеде. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе” көнне Казан шәһәре Башкарма комитеты Финанс эшләре идарәсе башлыгы Айрат Гарипов хәбәр итте.
“Шәһәр тулысынча кредитка баткан һәм, шуңа карамастан, үзенең бурычларын даими арттыра бара дигән сүзләр йөри. Чынлыкта, шәһәрнең бурычы Казанның 1000-еллыгыннан соң күпме булса, шул килеш калды: якынча 5,5 млрд.сум – бу коммерцияле кредитлар һәм муниципаль облигацияләр портфеле. Калганы – бюджет кредитлары”, - дип ассызыклады Айрат Гарипов.
2013 елгы Дөньякүләм җәйге Универсиада үткәрүне әзерләү кысаларында Казанның урам-юл челтәре объектларын проектлау, төзү һәм төзекләндерүгә федераль бюджеттан кредитка 9 млрд.сум акча бүлеп бирелде. “Бүгенге көндә, юллар төзелеп бетүгә, тиешле инстанцияләрдә документлар кабул ителгәч, алар барысы субсидияләр аша исәптән чыгарылачак дигән килешү төзелде. Асылда, бу шул ук субсидия, бары шундый финанслау схемасы сайланды”, - дип шәрехләде Финанс идарәсе башлыгы.
“Бу өлкәдә эшебезнең юнәлешләреннән берсе – кредитларның хезмәт итү бәяләрен киметү. Ул бурычны рефинанслау, вакытыннан алда өлешчә түләү, кыйммәтле кредитларны күпкә арзанрак булганнарына алыштыру хисабына тормышка ашырыла”, - дип аңлатма бирде А.Гарипов.
2010 елда бурыч буенча урта нәтиҗәле ставка тулысынча 8-дән 3,12 %-ка, шул исәптән, коммерцияле кредитлар һәм урнаштырылган облигацияләр портфеле еллык 13,3 %-тан 8 %-ка киметелде. Бу шәһәр бюджетына бурычны каплау өчен беренчел планнан 82 млн. сумны тотып калырга мөмкинлек бирде. 2010 елда муниципаль бурычны ябуга 706 млн.сум китте, ә 2011 елда 670 млн.сумга кадәр кимергә тиеш, дип белдерде Финанс идарәсе башлыгы.
Айрат Гарипов Казан шәһәренең бурычы коммерция банклары алдында кими төшүен ассызыклады, узган ел өчен генә дә коммерция кредитлары күләме 61 процентка кимеде.
“Без хәтта кризис елларында тулысынча муниципаль бурыч белән уңышлы көрәшәбез, һәм бу елга да безнең җитди планнар”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы якын перспективаларда муниципаль бурычны шәһәр бюджетының чыгымнарын киметеп түгел, ә арттырып кыскарту планлаштырыла, дип искәртте.
“Без Казан шәһәре Думасының якын арада булачак сессиясендә бу елга гына түгел, ә якын бишьеллыкка безнең нинди өстенлекләр булуы, һәм өстәмә керемнәрне урнаштыру мөмкинлекләре турында тәфсилләп сөйләшәчәкбез. Сүз яңа салымнар яки яңа ставкалар турында бармый. Безнең салымсыз керемнәр структурасында аренда өлкәсенә караган, муниципаль милекне, җир фондын куллануның җитди резервлары һәм безнең МУПлар белән эшебез бар. Безнең конкрет планнар бар, без аларны һичшиксез тормышка ашырачакбыз”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.