(KZN.RU, 3-нче март). Универсиадага махсус программа төзелгән, әлеге программа буенча 61 тарих һәм мәдәният һәйкәленә реставрация ясыйлар. Әлеге исемлектә 61 объект, шул исәптән 20-се мәдәни мирас объектлары. Аларның 3-се җирле, 15-е – республика, 2-се – федераль әһәмияткә ия.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының сессиясендә шулай дип белдерде. Хәзерге вакытта 9 объект буенча әзерлек эшләре алып барыла. Калганнары буенча дәүләт экпертизасы өчен проект-смета документациясе әзерләнә. Программаны 2012 елның 4-нче кварталына тормышка ашырырга планлаштыралар.
Бүгенге көндә Казанда 500 тарих һәм мәдәният һәйкәле исәпләнә. Аларны реставрацияләүгә шактый акча сорала, инвесторлар һәм милекчеләр бу эшкә бик үк алынмыйлар, чөнки барлык таләпләр һәм нормаларга буйсынып реставрация үткәргәнче яңа бина салу күпкә җиңелрәк.
“Нәтиҗәдә, һәйкәлләр ишелә, Казан җәмәгатьчелегенең, бигрәк тә, интеллигенциянең бу хактагы борчулары аңлашыла. Без һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең вәкилләре белән әлеге проблеманы чишүнең юлларын бергәләп эзлибез”, - дип хәбәр итте Мэр.
Шәһәрне 2013 елгы Универсиадага әзерләү кысаларында Казанның үзәк өлешендәге һәйкәлләрне реставрацияләү программасы әлеге проблеманы чишүнең нәтиҗәсе булды. Ул республикабызның Президенты йөкләмәсе буенча башкарылды.
Полный текст отчетного доклада Мэра Казани