Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
(KZN.RU, 3-нче март).Казан Башкарма комитеты Шәһәр Думасының якын арада булачак сессиясендә тикшерү өчен “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасының җентекле проектын әзерләргә тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада үткәрелгән икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының IV хисап сессиясендә әнә шундый бурыч куйды.
Аның сүзләренә караганда, программа анык булырга һәм шәһәр тормышының сәламәтлек саклау, массакүләм спорт, балалар бакчасы белән тәэмин ителеш, эклогия өлкәсендәге чаралар - барлык өлкәләргә кагылырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәтлек бишьеллыгы” сайлау алды программасы сайлаучылар арасында хупланды. “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын җәмәгать тикшерүенә тапшырганда, дөресен генә әйткәндә, мондый ук нәтиҗәләр көтмәдек. Сораштырылган казанлыларның 84%ы программаны кабул иткән. Барысы да аңлашыла – бүгенге көнне сәламәт яшәү рәвеше һәркайсыбызга кагыла”, - диде шәһәр Мэры.
Илсур Метшин шуны да искә алды: иң авыр вакытта да шәһәр хастаханәләрен, хатын-кызлар консультациясен һәм бала табу йортларын тәртипкә китерү өчен акча табылып торды.
“Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын тормышка ашыру кысаларында Казанда гыйнвар аенда ТР башкаласының инде 7000 меңнән артык кешесе катнашкан шәһәр күләмендәге Спартакиада старт алды. “Спортлы Казан-2011” беренче гомумшәһәр Спартакиадасында барлыгы 150 мең кеше катнашырга тиеш.
“Татарстан Президенты безнең башлангычны югары бәяләде һәм әлеге тәҗрибәне репсублика күләмендә дәвам итү бурычын куйды. Аның карары нигезендә шәһәрнең һәр микрорайонында диярлек яшәү урынына карап, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылды”, - диде Илсур Метшин.