(KZN.RU, 3-нче март). Универсиадага әзерләнү кысаларында Казанда әйләнә-тирә мохитне саклауга 7,3 миллиард сум тотылачак. Республиканың Экология министрлыгы белән берлектә төзелгән концепция проекты шул суммага бәяләнә. Бу проектны Россия табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутнв хуплады.
Проект үз эченә яңгыр агымы юлларының яңа системасын төзү, “Водоканал” су чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Кабан күлен чистарту, ишү каналы тирәли яр буенда велосипед юллары, агачлар, шәһәр халкына ял итү зоналары белән төзекләндерелгән төзелешне үз эченә ала дип белдерде шәһәр Думасының хисап сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин.
Нәшрияттән алып яңа футбол стадионына кадәр Казансу елгасының уң яры төзекләндереләчәк. Стадион һәм Спортның су төрләре сарае тирәли рекреацион зонаны бүлеп, ясалма күлләр һәм су яны үсемлекләре белән бизәлгән Универсиада паркы булыр дип көтелә.
Зилант монастыре тирә-ягын да үзгәрешләр көтә: насос станциясен реконструкцияләү һәм Казансу елгасының борылмасын чистарту, дамбаны төзекләндерү кебек эшләр башкарылачак. Хәзерге вакытта экологик яктан куркыныч тудырган Самосырово чүплеген рекультивацияләү, яңа көнкүреш каты калдыклар (ТБО) полигоны төзү каралган.
“Бу бик зур эш. Безгә якындагы ике елда ял көннәре турында онытып торырга кирәк булачак. Безнең тырышлыгыбыз бушка китмәс, нәтиҗәләре дә зур булыр! Башкалабыз төптән үзгәрер, күп еллар чишелмәгән мәсьәләләр хәл ителер”, - дип вәгъдә итте Мэр.