(KZN.RU, 3-нче март). Казан өчен тышкы яктыртуның яңа концепциясе булдырыла. Бу хакта шәһәр Думасының сессиясендә Илсур Метшин хәбәр итте.
“Шәһәр дизайнында яңа сүз, яңа ут мохите булачак”, - диде Мэр. Һәр урам, төп биналар барлык художество, архитектура һәм технология таләпләрен исәпкә алып, үзләренчә яктыртылачак.
Проектны тормышка ашыруда әлеге өлкәдә тәҗрибәләре зур булган, шулай ук Сочидагы Олимпия паркы, Зур дәүләт академия театры, Казанда төзелә торган футбол стадионын яктырту концепциясен башкаручы белгечләр катнаша.
Март ае дәвамында урамнар яктыртылышын реконструкцияләү күләме хакында мәгълүмат алына. Соңрак белгечләр проектны башкару эшенә керешәләр.
“Нәтиҗәдә, Казан көндез кояш нурларыннан гына түгел, төнлә дә Европаның иң яхшы шәһәрләреннән калышмыйча янып торачак”, - дип вәгъдә итте Мэр.