(KZN.RU, 4-нче март). 2011 елда Казанның иң яхшы укытучысы исеменә Яңа Савин районында урнашкан 165-нче номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ренат Хәйбуллин лаек булды. “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2011” шәһәр күләмендәге конкурсы җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләрне хөрмәтләү тантанасы шәһәр Ратушасында узды. Бүләкләү церемониясендә Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, “Ел укытучысы” бәйгесе – чыдамлылык, түземлек һәм профессионализмга сынау, шуңа күрә дәресләрендә могҗизалар булдырган, үз профессиясендә скульптор, рәссам һәм иҗат итүчеләр генә җиңә ала.
Ренат Хәйбуллин –12 ел хезмәт стаж булган тәҗрибәле педагог. Аның коллегалары сүзләренә караганда, “ул укучыларны укуга котырта”. Тәрбияләнүчеләре белән бергә Ренат Хәйбуллин интеллектуаль уеннар белән мавыга, Казан һәм республиканың мәктәп укучылары белән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” («Что? Где? Когда?») һәм “Миләр ярышы” («Брейн-ринг») хәрәкәтен оештыручыларның берсе.
Быел Казанда конкурс 14-25 февраль көннәрендә узды. Шәһәр күләмендәге бәйгедә 55 педагог катнашып, аларның унысы финалга үтте. Илсур Метшин быел конкурсантларның яртысы диярлек яшьләр булуын ассызыклап үтте.
“Без, яшь педагогларга ярдәм итү өчен, бөтен көчебезне куябыз. Конкурсантлар арасындагы ир-атлар (хокук, җәмгыять белеме, тарих, информатика, инглиз теле, өстәмә белем бирү педагоглары) үзләрен якты шәхесләр, үз эшенең остасы буларак танытты”, - диде Мэр. Ул шәһәр бәйгесендә көч сынашучыларның уртача 35 яшьтә икәнлеген, бу яшьнең карьера үсеше өчен кулай вакыт булуын билгеләп үтте.
Икенче мактаулы урынны Идел буе районының 19-нчы номерлы гимназиясенең физика укытучысы Нияз Гафиятуллин, өченче урынны Киров районының 70-нче номерлы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Илсур Сәлимгәрәев яулады. Җиңүчеләрнең өчесе дә бәйгенең республика этабында катнашачак.
Рус теле һәм әдәбияты фәннәрен буенча иң яхшы укытучы дип Татьяна Ахматова (Яңа Савин районының 7-нче номерлы лицей-интернат мәктәбе), татар телен иң яхшы укытучы Рамилә Абдуллина (Мәскәү районының 17-нче номерлы гимназиясе) дип табылды.
Совет районында урнашкан “Балалар академиясе” балалар иҗаты үзәгеннән Екатерина Чекмарева “Өстәмә белем бирү буенча иң яхшы педагог” , ә Елена Убанкина (Авиатөзелеш районында урнашкан 72-нче номерлы балалар бакчасы) “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе” булды.
“Казан шәһәренең ел укытучысы” профессиональ осталык конкурсының финалы 25 февраль көнне Казан шәһәре Вахитов районының 39-нчы номерлы мәктәбендә узды.
“Әлбәттә, конкурс – ул бәйрәм генә түгел, ә осталыкны арттыруга хезмәт итүче зур хезмәт нәтиҗәсе дә. Укытучы заманча фикерли белергә һәм укучыларга кызыклы булырга тиеш. Без нәкъ менә шушы максатны күз алдында тотып эшлибез дә”, - диде Мэр.
Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган укытучыларны акчалата (10-20 мең сум) бүләкләделәр.
“Хөрмәтле укытучылар, сез мөгаллим һөнәренең балаларыбызны якты киләчәккә илтүче югары сәнгать булуын тагын бер кат расладыгыз. Киләчәктә яңа ачышлар, талантлы һәм рәхмәтле укучыларыгыз булуын телим”, - диде Илсур Метшин.