Быел «Водоканал» 31 объектта инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү чараларын гамәлгә ашыра. Бүгенгә 19,6 км озынлыктагы су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләрен ремонтлау төгәлләнгән. Үткәрелгән эш шәһәрнең 650 мең кешесенә коммуналь хезмәтләр күрсәтүне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Водоканал» МУП директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.
Ел башыннан «Водоканал» өченче төньяк коллекторның 767 пог.м. озынлыктагы өлешен (Фатыйх Әмирхан урамындагы) реконструкцияләүне төгәлләде. Шулай ук биредә территорияне төзекләндерделәр һәм машина юллары хәрәкәтен торгыздылар. Яңартылган коллекторны августта ук кулланышка керткәннәр.
«Төньяк коллекторның ике чакрымын эшләделәр, тагын бер ярым чакрым «Татнефть Арена» янында калды. Тирәнлеге зур булганга, моны ачык юл белән эшләп булмый», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Хәзерге вакытта оешма командасы киләсе кишәрлектә эшләргә кереште. 1395 пог.м. озынлыгындагы кисемтәне полимер рукав белән санацияләү методы белән реконструкцияләү планлаштырылган.
Агымдагы елда шулай ук 1999 елда төзелгән Яңа Әмәт коллекторын реконструкцияләүгә проект-тикшерү эшләре башкарылды. Ул 650 күп фатирлы һәм 1,5 меңнән артык шәхси йортның, 80 социаль оешманың (мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне) һәм 400 дән артык административ бинаның суларын трапортлый.
Ике ел эчендә корылмада эре грунт төялгән өч авария булган. Проект 1200 мм диаметрлы 117 м коллекторны реконструкцияләүне күздә тота. Объектның тирәнлеге зур булу сәбәпле, эшләр барышында микротонналаштыру ысулын кулланачаклар. Хәзер подряд оешмасын билгеләү буенча конкурс процедуралары үткәрелде, эшләрне башлау өчен планлы вакыт – 2024 елның декабре.
«Водоканал» тарафыннан җитештерү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 19,6 км озынлыктагы 26 сулык кишәрлеген төзекләндерелде. Тагын 15 сулык кишәрлеге реконструкцияләнә.
Капиталь төзелеш объектларын шәһәр территориясендә тоташтыру өчен 2 км су белән тәэмин итү челтәре һәм 3 км су чыгару челтәре төзелгән. Болар – Ватан, Курынов, Рәүис Гәрәев урамнарындагы мәктәпләр, Г.Камал исемендәге яңа театр, «Максат» торак комплексы һәм 11 җәмәгать бәдрәфе.
Шулай ук быел оешма объектларын электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру өчен «27-квартал» канализация насос станциясенең, «60 нчы квартал» суүткәргеч насос станциясенең, Идел су алу җайланмасының һәм «ДНС-6» дренаж насос станциясенең электр-техник җиһазларын реконструкцияләделәр.
Оешма тарафыннан төрле билгеләнештәге 592 берәмлек җиһазлар, шул исәптән 29 насос агрегаты, 100 берәмлек запас арматура, шулай ук 463 кое исәпләнгән.
Агымдагы елда Казанның инженерлык инфраструктурасын яңартуга шәһәрнең БРИКС саммитына әзерлеге бәяләп бетергесез зур өлеш кертте. Шулай итеп, республика хөкүмәте һәм башкарма комитет ярдәмендә үзәк урамнарда масштаблы эш уздырдылар. Биредә 30-80 нче елларда төзелгән челтәрләр 100% тузган һәм авария хәлендәгеләренең процентлары югары булган.
Чаралар барышында 3,9 км озынлыктагы су белән тәэмин итү һәм тотылган су челтәрләрен реконструкцияләгәннәр. Эшләр Пушкин, Мәскәү, Островский, Назарбаев, Вишневский, Таҗи Гыйззәт һәм Чистай урамнарының 10 кишәрлегендә алып барылган.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан башкаласында төрле оешмалар 446 объектта 64 км инженер челтәрләрен алыштырган. Аларның 23 км (36%) «Водоканал» МУП на туры килә.